Чирмешәнлеләр “Халык контроле”нә этләрдән зарланып язганнар
Проблема бар

Чирмешәнлеләр “Халык контроле”нә этләрдән зарланып язганнар

Якташларыбыз июль аенда “Халык контроле”  порталына урамдагы хуҗасыз этләрдән зарланып һәм юл таушалуына бәйле хәбәрләр язганнар.

Бер хатын-кыз: “Биш көчеген ияртеп Чирмешәндә йөрүче хуҗасыз эт урамда балаларны куркыта, алар ишегалларына керәләр, тавыкларны  буалар”, – дип шикаять җибәргән. Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитетына әлеге хәбәр уңаеннан чара күрү зарурлыгы хакында күрсәтмә бирелгән.

Шулай ук район үзәгеннән икенче бер якташыбыз, физкультура-савыктыру комплексы, гади генә әйткәндә, бассейн бинасы янындагы асфальт юлның таушалуына зарын белдергән. Район башкарма комитеты әлеге уңайдан Техническая урамында “ямочный ремонт” планлаштырылуы хакында җавап биргән.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев