Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнгә дә кош гриппы, африка чумасы таралу куркынычы яный

Республиканың Югары Ослан һәм Спас районнарындагы дуңгызларда африка чумасы, безнең күрше Шентала районында кош гриппы чирләре ачыкланган.

Терлекләрне һәм кош-кортны әлеге авырулардан ничек сакларга? Бу  хакта район ветеринария берләшмәсе начальнигы Алмаз Газыймов аңлатма бирде.

– Кызганыч, кош гриппының да, африка чумасының да район территориясенә керүенең реаль куркынычы бар, - ди Алмаз Фараш улы. – Алар икесе дә  кискен йогышлы авырулар: бик тиз таралалар, сулыш юлларын, ашкайнату системасын зарарлыйлар.

– Алмаз Фарашович, авыру кошны сәламәттән ничек аерырга?

– Чирле кош боек була, ул ашамый диярлек. Тавыклар йомырканы сирәк сала башлый. Каурыйлары тузына. Диарея күзәтелә. Кызганыч, әлегә бу авыруны дәвалау юллары уйлап табылмаган. Шуңа күрә, профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Гомумән, тавыклар, казлар һәм үрдәкләрнең кыргый кошлар белән бәйләнешен булдырмас өчен, аларны урамга, сулыкларга чыгармыйча, читлектә, абзарда асрарга киңәш ителә. Кошларны санитар һәм ветеринар документлары булган, тикшерелгән урыннардан гына алырга кирәк.

–Кош гриппын кеше ияртергә мөмкинме?

– Андый очраклар билгеле. Шуңа да шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә: кошларны караганда, яннарына махсус кием киеп керергә, эш беткәч, кулларны сабын белән юарга, суелган кошларны перчаткалар киеп эшкәртергә киңәш ителә. Шулай ук, кош итен һәм йомырканы куллану алдыннан термик эшкәртергә кирәк: 
йомырканы – 10 минут, итне 100°С температурада 30 минуттан ким булмаган вакыт дәвамында пешерергә кирәк.

– Дуңгызларның африка чумасы турында да әйтегез әле?

– Бу инфекция вирус белән зарарланган терлек азыгы, аслык, тирес, үләксә һәм мал чалганнан соң калган продуктлар, шулай ук талпан һәм кошлар аша йога. Авыру хайваннарның 100 процент үлеменә китерә. Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен, билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала. Чума кешегә куркыныч түгел, әмма авыл хуҗалыгы тармагына җитди зыян китерә, чөнки әлеге чир хайваннарда дәвалануга һәм вакцинага да бирешми. Авыруның таралуын бары тик карантин чаралары белән генә туктатырга мөмкин. Дуңгызларны ябык бинада яки яхшылап тотылган, аерым урыннарда асрау мөһим, аларны башка хайваннар белән йөртмәскә, иреккә чыгармаска. Азыкны бу чир буенча имин булган төбәкләрдән генә сатып алырга һәм терлекләргә термик эшкәртеп ашатырга кирәк. Дуңгызларны рөхсәт ителмәгән сату урыннарында, ветеринария документлары булмаса, алырга ярамый. Хайван үләксәләрен, эшкәртү калдыкларын чүплекләргә һәм юл кырыйларына ташлау тыела.

– Кошларда яисә дуңгызларда сез әйтеп узган авыруларның билгеләре күзәтелгән очракта, якташларыбыз кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Авыруның беренче билгеләре һәм йорт кошларының үз-үзләрен тотышында үзгәрешләр күзәтелсә, шулай ук, сәүдә итү урыннарында яки ихатагызга килеп, ветеринария документлары булмаган кошлар сатып алырга тәкъдим итсәләр, авыруның сәбәпләрен ачыклау һәм эпизоотиягә юл куймау өчен, кичекмәстән, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Безнең телефоннар: 2-27-17; 2-51-20; 8-919-638-13-54 (Алмаз Фарашович  Газыймов).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев