Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә ялгызларга ярдәм итүче үзәк эшли

Быел узган өч айда районда 11 пар гаилә корган, алты гаилә таркалган.

Кызганыч, бүген җәмгыятьтә  бик күп ир-егетләр һәм хатын-кызлар пар канатсыз гомер кичерә. Аларның кайберләре, характерлары туры килмәү сәбәпле, өйләнешеп аерылышкан булса, башкалары яр таба алмаган.

Әлеге проблема хакында без районда “Гаилә кору үзәге”н оештыручыларның берсе - Диләрә Ханова белән сөйләштек.

-Диләрә ханым, “Гаилә кору үзәге” бер елдан күбрәк эшли. Инде нәтиҗә дә ясый аласыздыр, бу эшегезне кирәк дип саныйсызмы?

-Әйе, минемчә, безнең төркем: Фирдәүс Галиева, Райханә Әхмәтҗанова, Әлфия Закирова һәм Альмир Жораев бүген бик актуаль булган ялгызлык проблемасын хәл итәргә, кешеләргә үз парларын табарга ярдәм итә. Бүген гаилә корырга ашыкмыйлар. Кибетләрдә полуфабрикатлар бар, керләрне кер машинасы юа... Ләкин яшь барган саен ялгызлыкны кичерү авыррак, кеше үзенә иптәш эзли башлый. Төрле кеше бар бит, кайберәүләр артык оялучан була, сүз кушарга яхшысынмый. Ә без аларга эшне җиңеләйтәбез, дисәң дә була. Безгә килгән ялгызлар әүвәл шәхси анкета тутыра. Сүз уңаеннан, офисыбыз үзәк китапханәдә урнашакан. Ул кеше белән әңгәмә үткәрәбез, ни теләгәнен ачыклыйбыз, даими оештырыла торган чараларга чакырабыз.

-Сезнең бу эшегез керем китерми. Шул ук вакытта күпме көч, энергия сарыф итәсез...

-Кереме юк инде аның. Бу эшне ташлыйсы килгән мизгелләр дә булды. Ләкин, шул ук вакытта, берәрсе шалтыратып рәхмәт әйтсә яисә узган чарадан соң хисләре белән уртаклашып ике сүз язып җибәрсә,  рәхәт булып куя. Димәк, синең бу эшең кирәк, җәмгыятькә файдасы бар, өметсез түгел, дим үземә.

-Бүген бит Интернет заманасы һәм анда да бүген таныштыру сайтлары бик күп. Аларга ничек карыйсыз?

-Бүген олыраклар гына түгел, ә яшьләр дә социаль челтәрләрдә танышып, кавышалар. Шуңа да мин ул сайтларга уңай карыйм, бәлки кемгәдер алар да бәхет китерәдер.

-Статистика мәгълүматлары буенча, ялгыз хатын-кызлар күбрәк. Танышырга теләп, мөгаен, күбрәк  алар мөрәҗәгать итәдер?

-Ялгышасыз. Ир-егетләрнең папкасы калынрак. Бүген, гомумән алганда, бездә 80нән күбрәк кешенең анкетасы бар. Чирмешәнлеләр генә түгел, Казаннан, Пермь краеннан, Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Бөгелмәдән, Тольятидан, Самарадан, хәтта Калининградтан һәм Башкортстаннан да язучылар бар.

-Ә нинди яшьтәгеләр күбрәк килә?

-Төрлесе бар. Нигездә, 40тан алып 60 яшькә кадәргеләр. Яшь кешеләр дә үзләренә пар эзләп килделәр.

-Ир-егетләр хатын-кызларга карата нинди таләпләрне өстен куялар, хатын-кызлар ниндирәк ир эзлиләр?

-Беренчедән, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да әүвәл бер-берсенең фоторәсемен сорыйлар, кешенең тышкы кыяфәтенә бәя бирәләр. Минемчә, бу дөрес түгел. Кеше белән күрешеп, сөйләшергә кирәк, аннан соң гына аралашыргамы, юкмы икәнен хәл итәргә. Ир-егетләрне, нигездә, уңган, аш-суга оста хуҗабикәләр кызыксындыра. Хатын-кызның таләпләре күбрәк, чөнки бүген җәмгыятьтә аларның роле нык үзгәрде. Аннан соң шуны да әйтәсем килә, соңгы вакытта аерылышуларның да инициаторы, нигездә, хатын-кызлар. Бүген гүзәл затлар акча эшлиләр, җитәкче урыннарында эшлиләр, машина йөртәләр. Шуңа да алар ир-егетләрнең кайда эшләве, яшәү шартлары, белеме турында сорыйлар.

Клиентларның төрлесе була, ләкин шуны әйтер идем, якташларыбыз артык сайланалар кебек. Һәркемгә шуны аңлатырга тырышам, тормышның үз кануннары һәм аларны кабул итә белергә кирәк. Озак сайлансаң, ялгыз калу ихтималы да бар.

-Сезгә мөрәҗәгать итүчеләр кайсы милләт кешеләре?

-Күпчелек татарлар. Районыбызның барлык авылларында да үзәкнең вәкиле бар. Әгәр дә үз парын табарга теләүчеләр булса, аларга да мөрәҗәгать итәргә ярый.

-Клиентларыгыз арасында гаилә коручылар булдымы?

-Әлегә туйга чакыручылар юк, ләкин очрашып йөрүчеләр бар. Ходай бирсә, туйга да барырбыз әле.

фото: Диләрә Ханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X