Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә пандуслар кар астында калган

Район оешмаларына керү юлындагы пандусларны кар күмеп киткән, аларның кайберләре шугалакка әйләнгән. Аларны тиз арада тәртипкә китерү сорала. Районның инвалидлар җәмгыяте район үзәге буенча рейд үткәреп, пандусларның нинди хәлдә булуын тикшереп чыкты. -Кызганычка каршы, пандусларның күпчелеге хәрәкәт өчен яраксыз, - ди җәмгыять рәисе Илназ Газыймов. - Алар кардан чистартылмаган. Әйтик,...

Район оешмаларына керү юлындагы пандусларны кар күмеп киткән, аларның кайберләре шугалакка әйләнгән. Аларны тиз арада тәртипкә китерү сорала.

Районның инвалидлар җәмгыяте район үзәге буенча рейд үткәреп, пандусларның нинди хәлдә булуын тикшереп чыкты.
-Кызганычка каршы, пандусларның күпчелеге хәрәкәт өчен яраксыз, - ди җәмгыять рәисе Илназ Газыймов. - Алар кардан чистартылмаган. Әйтик, "Шатлык" кафесыннан мәчеткә таба алып баручы юлдагы пандустан рәхәтләнеп балалар шуа. "Караван сарай" сәүдә йортыннан автовокзалга менгерә торган пандус та кар астында калган. Халык күп килә торган учреҗдение - Чирмешән авыл җирлеге Советы бинасындагы пандустан да инвалид түгел, сәламәт кеше дә менә алмас. Хәзер безнең бурыч - аларны бөтенесен кардан - боздан чистартып, файдалануга яраклы ясарга.
Шулай да райондашларыбыз арасында мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хәлләренә керә белүчеләр дә бар. Әйтик, мәшгульлек үзәге һәм район мәдәният йорты биналарының пандуслары һәрвакыт кардан арындырыла . Башка оешмаларныкы да шулай булырга тиеш.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X