Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә дә Татарстан Республикасының дәүләт телләре турында закон үтәлешен даими тикшерәчәкләр

Чирмешәндә дә кайбер оешмалар, учреждениеләр, сәүдә нокталары биналарында элмә такталар, күрсәткечләр татарча язылмаган. Алар кисәтүләргә дә колак салмыйлар.

Киләчәктә Татарстанда дәүләт телләренең берсе -  татар теленә дә хөрмәт белән карауларын таләп итәчәкләр. Хәер, бу хакта сүз күптән бара. Отчетларда ал да гөл үзе, әмма чынлыкта хәл чынбарлыкка туры килми икән. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашында күптән түгел үткәрелгән киңәшмәдә бу хакта конкрет һәм җитди сөйләшү булды.

Язулар Татарстан Республикасының телләр турында законына туры килергә тиеш, аны контрольдә тотачаклар. Премьер-министр урынбасары әйтүенчә, эшнең нәтиҗәләрен күрәсе килә. Законнарның үтәлергә тиешлеге хакында гел аңлату кирәк. Кемдер төзекләндерү кагыйдәләрен үтәми, законны санга сукмый икән, андыйларга карата суд аша чара күрергә мөмкин.

Татарстанда дәүләт телләре турында закон безнең районда ничек үтәлә? Бу хакта газетада да язмалар булачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X