Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән үзәгендәге күл буендагы сукмакларның брусчаткаларын сүткәннәр

Бездә халык шундый инде: үзебез өчен ясалган матурлыкны, уңайлыкларны да саклап тота алмыйбыз. Ватарга, җимерергә кирәк. Хәзер биредә кабат эшчеләр яллап, сукмакларга яңадан брусчатка җәергә туры киләчәк.

-Без әүвәл аларны урлап алып киткәннәр дип уйлаган идек. Карасак, брусчаткаларны каерып алып, шунда ук күлгә ыргытканнар булып чыкты, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Надежда Гомәрова. – Күл тирәсендә видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Шулардан карап, бу мәкерле эшне башкаручыларны табарбыз һәм җаваплылыкка тартырбыз дип өметләнәм.

 

Сүз уңаеннан, күлнең тирә-ягы, су өсте дә пычрак хәлдә: ул чүп үләннәре, ләм белән капланган. Аны да, чистартып, тәртипкә китерәсе иде. Юкса, район үзәгендә кайткан кунаклар, гомумән, балалар, гаилә белән төшеп, күреп йөреп кайтыр өчен менә дигән урын бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X