Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән яшүсмерләре йөртү таныклыгы алмыйча руль артына утырмаска ышандырдылар

Яз җитү белән мопед, скутер, питбайклар да юлларга чыкты. Руль артына утырган кайбер яшүсмерләрне ЮХИДИ инспекторлары туктаткан. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия утырышында шуңа бәйле өч административ эш тикшерелде.

Әлеге транспорт чараларында документсыз җилдергән өч чирмешәнле яшүсмер һәм әтиләре дә үз ялгышларын аңладылар, транспорт йөртү таныклыгы алмыйча руль артына утырмаска ышандырдылар.  16 яшьләре тулмаган ике егет кисәтү белән генә котылып калса да, Чирмешән аграр техникумы студентына ЮХИДИ хезмәткәрләре штраф салганнар. Аларның өчесе дә полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә исәпкә куелган.

Комендант сәгате вакытында, ата-аналарыннан башка җәмәгать урынында йөргән аграр техникумында укучы ике студентның әниләренә кисәтү бирелде, шундый урында спиртлы эчемлек кулланган егеткә штраф түләргә туры киләчәк.

Комиссия утырышына чакырылган Туймәт авылыннан өч бала анасы В., берсеннән-берсе кечкенә балалары барлыгын онытып, еш кына кәефләнеп йөри, эштән кайткач, гаиләдә тавыш чыгара, сабыйларга начар  тәрбия бирә. Бу гаилә даими контрольгә алынды, ә ана кешегә штраф салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X