Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән суды ялган документлар белән йөрүче шоферга карата хөкем карары чыгарды

Район авылларының берсендә яшәүче ир-егет узган елны ук ялган машина йөртү таныклыгы сатып ала. Ләкин ул аның белән озак та йөрми, ике айдан соң ЮХИДИ инспекторларына эләгә.

Тәртип бозучы сүзләре буенча, ул автомәктәптә укыган, әмма имтиханнар вакытында аңа командировкага китәргә туры килгән.

Бик кирәкле документны кабат имтиханнар биреп тә алып була иде, тик якташыбыз ансатрак юл таба: ул таныклыкны - праваны интернет аша сатып ала. Шулай итеп, ир-егет закон бозып, проблемалардан котылмакчы була, әмма киресе килеп чыга: аңарда ялган документлар булуын ачыклыйлар һәм җинаять эше кузгаталар.

Суд гаепләнүчегә 3 айга иреген чикләү рәвешендә җәза биргән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X