Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә җәза бирү өчен чакырмыйлар

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышына, үзара сугышкан өчен, чакырылган Иске Үтәмеш малайлары инде дуслашканнар да.

Малайлар арасында андый хәлләр була, тик аны зурга җибәрмәскә кирәк, монда ата-аналарның роле зур. Малайлар да, ата-аналар да хәзер үзара килешкәннәр. Комиссия членнары алар белән тагын бер кат сөйләшеп, профилактик әңгәмә уздырдылар.

Комендант сәгатендә, ата-анасыннан башка, урамда булган яшүсмернең әнисенә кисәтү ясалды, ә малай үз ялгышын аңлады кебек. Җәмәгать урынында медицина битлегеннән башка йөргән егет һәм кызларга, беренче тапкырга, кисәтү ясалды, тик бу кагыйдәне кабат бозсалар штраф саллы, 1000нән 30000 мең сумга кадәр. Юл йөрү кагыйдәсен бозган Чирмешән малае белән дә аңлату эшләре уздырылды, аңа кагыйдәләрне мәктәптә дә кабат өйрәтәчәкләр.

Күтәмә авылыннан, туган көнен билгеләп үткән күп балалы анага да комиссия членнары алдында җавап тотарга туры килде. Әни кеше, бәйрәм итеп, балаларга тиешле тәрбия бирмәгән. Ул бу хатасын башка кабатламаска ышандырды. Күңелле бәйрәм кыйбаткарак төште - анага штраф салынды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев