Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районындагы янгында тончыккан ир-ат больницада үлгән

Иске Үтәмеш авылында чыккан янгында бер ир-ат зыян күргән. Кызганыч, төтенгә тончыккан әлеге йорт хуҗасының гомере больницада өзелә.

Районның 135 нче янгын сүндерү частеннан хәбәр итүләренчә, 11 июньдә, узган җомга көнне булган ут бәласы хакында аларга телефоннан шалтыратып әйткәннәр. Белгечләр вакыйга урынына килеп җиткәндә, ике фатирлы кирпеч йортның верандасы һәм аш бүлмәсе ут эчендә була.

-Өйдә кеше дә барын әйттеләр. Безнең егетләр  махсус аппаратлар киеп,  тәрәзәне ватып эчкә керделәр, төтен арасыннан, зыян күрүчене табып алып чыктылар. Аның тәне пешмәгән, үзе исән, пульсы бар иде әле, йоклаган булган күрәсең. Ялгыз яшәүче 45 яшьлек әлеге ир-ат больницага китергәч үлде, - ди янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Раил Галимов.

Ут өйнең верандасына һәм аш бүлмәсенә зыян салган. Калган бүлмәләр, җиһазлар да корымланган. Янгын сүндерүчеләрнең беренчел фаразы буенча, ут  газ җиһазларын  файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәпле чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев