Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында яшүсмерләр социаль-психологик тестлаштыру үтәләр

Республикада соңгы вакытларда яшүсмерләр арасында үз-үзләренә кул салу яки кул салырга теләү очраклары ешайган. Кызганыч, 2021 елда безнең районда да шундый очраклар булды. Моңа кадәр, 15 еллап, районда мондый хәл теркәлмәгән иде.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышында шул хакта фикер алыштылар. Әлеге сөйләшүдә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары да катнашты.

Шундый күңелсез хәлләрне кисәтү максатында мәктәп укучылары арасында елга ике тапкыр социаль-психологик тестлаштыру уздырыла. Аның нәтиҗәләре буенча “аерым игътибар” (“особого внимания”) исемлегенә кергән яшүсмерләр белән мәктәпләрдә  профилактик чаралар үткәрәләр. Бу эш нәтиҗәсен бирә, югарыды телгә алынган исемлеккә керүчеләр саны сизелерлек кимегән, 2019-2020 уку елында 155 булса, бу уку елында шундый 98 укучы ачыкланган.

Комиссия членнарына һәм профилактикалау органнарына балаларның суицидаль үз-үзен тотышын кисәтү эшчәнлеген камилләштерү буенча чараларны оештыруны тәэмин итү бурычы йөкләнде. Аеруча, уңышсыз гаиләләрдә тәрбияләнүче яшьләрне төрле мәдәни чараларга, түгәрәкләргә, секцияләргә җәлеп итәргә кирәк. Шулай ук, укытучылар белән ата-аналар арасында дустанә мөнәсәбәт урнаштыру сорала.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев