Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында төлкеләр һәм кыргый этләр белән көрәш башланды

Элек халык урамнарда йөрүче хуҗасыз этләрдән зарланса, соңгы елларда проблема тагын да кискенләште – төлкеләр дә авылларга ияләште.

Мондый проблема районның һәр авылында бар. Төлкеләрдән ничек котылырга? Авылларда узган халык җыеннарында да бу сорау күтәрелде. Газета укучыларыбыз, ярдәм сорап, редакциябезгә дә еш мөрәҗәгать итә.

Түбән Кәминкә авылыннан бер хатын-кыз төлке йортларындагы барлык тавыкларны буып чыгуы турында зар белдергән иде. Туймәттә  бу көлтә койрыклар төнлә йортларга кереп йөрсә, көндезләрен һич курыкмыйча авыл урамнарыннан үтәләр икән. Ә Чирмешәннең үзәгендә, өерләре белән, кыргый этләр чабыша. Кайсы авыл кешесеннән сорасаң да, моңа зар белдерәләр.

-Үткән ел районда 400дән артык эт юк ителде. Авыл җирлекләренә ярдәм итү максатында без, заказ буенча, агулаучы таблеткалар (отравляющая приманка) кайтартабыз. Авыллардагы халык җыеннарында бу проблема күтәрелгәч, 500 дозага заказ бирдек, бу ай ахырында ул кайтып җитәчәк, - ди район ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Рафик Дәүләтшин. – Март аенда хуҗасыз этләрне аулау башлана. Район башкарма комитеты бу эшкә аучыларны җәлеп итә. Быел да әлеге хезмәт өчен тендерны Нурлат эшмәкәре отты. Аучы, килешү нигезендә, районның барлык авылларында да булачак.

Биоресурслар буенча республика дәүләт комитетының районара бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсумов хәбәр итүенчә, район территориясендә төлкеләрнең баш санын тәртиптә тоту өчен махсус рөхсәт алынган. Бу максатларга район акча бүлеп бирәчәк. Аучылар инде бу юнәлештә эш башлап җибәргәннәр, Күтәмә, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Чирмешән авыл җирлекләрендә булып, 50дән артык төлке атканнар. Әлеге мөһим эш ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Җанварларны атуның үз кагыйдәләре бар, әйтик, аларны торак пункттан ерактарак, 200 метр читтә булганда гына ату рөхсәт ителә.

-Без аучылар килүен көтәбез. Төлкеләр бар шул, Кара Чишмәдә дә, Түбән Кәминкәдә дә. Алар авыл урамнарына да керәләр. Аулап карадым, тотып булмады, дөрестән дә, бик хәйләкәр җанвар икән, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. – Хуҗасыз этләр проблемасын да хәл итәрбез.

Туймәттә төлкеләр күп түгел, шулай да алар байтак йортның кош-кортларына зыян салганнар. Авыл җирлеге Советы бу юнәлештә эш алып бара.

-Якын көннәрдә аучылар хуҗасыз этләрне аулый башлый. Тик урамда муенчаклы этләрне дә очратырга туры килә, димәк аның хуҗасы бар, дигән сүз. Этләрегез аучылар мылтыгына эләкмәсен дисәгез, аларны бәйгә куегыз, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева.

фото: by Ray Hennessy on Unsplash 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев