Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында быел сигез кешене эт тешләгән

Агымдагы елның биш аенда район территориясендә хуҗасыз, кешеләргә куркыныч тудырган 158 эт тотылган. 2020 ел дәвамында 129 эттән арынганнар.

-Быел район үзәк больницасына эт тешләгән 8 кеше мөрәҗәгать иткән, аларга котыру авыруына каршы прививка ясалган, - ди район ветеринария берләшмәсе эпизоотологы Рафик Дәүләтшин. – Ә без этләрне күзәтүгә алабыз, 14 көн дәвамында котыру авыруы билгеләре күренмәсә, аларга бу авыруга каршы шулай ук прививка ясыйбыз. Быел 12 эткә шундый вакцина керттек. Без аны йортларда йөргәндә дә кадыйбыз, кайберәүләр йорт хайваннарын саклау максатында, ветберләшмәгә үзләре килеп тә укол ясата.

Эт тешләү очракларының күбесе Чирмешән, Түбән Кәминкә, Иске Кади, Лашман авылларында  теркәлгән.

Авыл урамнарында йөрүче этләрдән халык еш зарлана. Мондый хәлгә юлыксагыз, авыл җирлеге Советларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар моны тиешле органнарга җиткерәчәк. Районда этләрне тоту бер шәхси эшмәкәргә йөкләнгән. Аннан соң ул әйтелгән урыннарга игътибарны арттыра. Этләр кемгәдер зыян салганны көтеп тормыйк.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X