Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районында су өчен кем җаваплы?

Әмирдәге Байкал урамының бер очында җир астына салынган торбадан инде айга якын чиста су ага. Шул чорда күпме су исраф ителде. Кызганыч, бу хакта белсәләр дә, ни Лашман авыл җирлеге Советы, ни коммуналь хуҗалык тиешле чара күрмиләр. Әмир авылы халкы. Әлеге хат уңаеннан без "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры...

Әмирдәге Байкал урамының бер очында җир астына салынган торбадан инде айга якын чиста су ага. Шул чорда күпме су исраф ителде. Кызганыч, бу хакта белсәләр дә, ни Лашман авыл җирлеге Советы, ни коммуналь хуҗалык тиешле чара күрмиләр.
Әмир авылы халкы.

Әлеге хат уңаеннан без "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаровка һәм Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфкать Фәттаховка мөрәҗәгать иттек.
-Әлегә авылның су челтәрләре безнең карамакка күчерелмәгән, монда ремонт эшләрен авыл җирлеге Советы үткәрергә тиеш, - диде Рәфыйк Габдрахман улы.
-Хәзер кулланылган су өчен халык коммуналчыларга түли башлады, - ди Рәфкать Габбас улы.- Димәк, бу проблеманы алар хәл итәргә тиеш. Шулай да без аны эшләр идек, әмма монда торбаны казып алу өчен техника кирәк, бездә ул юк.
Ә су һаман ага..

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы