Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешән районы балалары лагерьларда ял итә

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең видеоконференция режимында узган утырышында яшүсмерләр арасында үз-үзеңә кул салуны, хокук бозуларны булдырмау, алар арасында спиртлы эчемлекләр куллану проблемалары, авыр тормыш хәлендә калган балаларның ялын оештыру һәм белем бирү оешмаларында мобиль элемтәдән файдалану турында сөйләштеләр.

2021 елда районда яшүсмерләр арасында үз-үзенә кул салырга теләүнең ике очрагы теркәлгән. Бәхеткә, моңа кадәр бездә мондый күңелсез хәлләр булмаган.

Авыр тормыш хәлендә калган һәм социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә профилактик исәптә торучы балаларның җәйге һәм кышкы каникулларын файдалы һәм имин уздыру - олыларның бурычы. Быел районнан шундый ун бала Чистай шәһәрендә палаткалы лагерьда булып кайткан, тагын 25 яшүсмер “Раздолье”да сәламәтлеген ныгыткан. Үзебезнең “Кояшлы” лагеренда да дистәләгән бала ял иткән. Мәктәптә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәдә профилактик исәптә торучы балалар өчен киләсе елда да республика лагерьларына 24 юллама бирү планлаштырыла. Җәйге каникулларда “Кояшлы” да яшь дусларын көтә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев