Быел Чирмешән районында 13 янгын булган
Ел башыннан Чирмешәндә 13 янгын очрагы теркәлгән, ягъни узган ел белән чагыштырганда бергә азрак. Янгында бер кеше зыян күргән. Барлык ут чыгу очраклары шәхси секторда булган. Салкыннар җитү белән кайберәүләр өстәмә җылыткыч җиһазлар кабызып, электр тимерчыбыкларга йөкләнешне арттыралар, ә бу янгынга китерергә мөмкин. Торак йортларны һәм каралты-кураларны тикшергән вакытта ,...
Ел башыннан Чирмешәндә 13 янгын очрагы теркәлгән, ягъни узган ел белән чагыштырганда бергә азрак. Янгында бер кеше зыян күргән. Барлык ут чыгу очраклары шәхси секторда булган.
Салкыннар җитү белән кайберәүләр өстәмә җылыткыч җиһазлар кабызып, электр тимерчыбыкларга йөкләнешне арттыралар, ә бу янгынга китерергә мөмкин.
Торак йортларны һәм каралты-кураларны тикшергән вакытта , еш кына төзек булмаган электр җиһазларны һәм электр тимерчыбыкларны куллану очракларынаюлыгабыз . Кайбер очракта җылыткыч приборларны пәрдәләр яисә йомшак җиһаз янәшәсендә урнаштыралар. Кайбер "уңган" хуҗабикәләр юган керләрен дә җылыткыч яисә газ җиһазлары өстендә элеп куярга мөмкиннәр. Кызганыч, ләкин якташларыбыз арасында морҗаларны штукатурларга һәм агартырга да куллары җитмәүчеләр бар. Бу вак-төяк түгел.
Ягулык сезоны алдыннан янгыннарны кисәтү максатыннан электр җиһазларны, котельныйларны, мичләрне, морҗаларны тикшерү, кирәк булса ремонтлау мәҗбүри.
Әгәр дә инде янгын килеп чыкса, беренче чиратта янгын хезмәтенә 01 яисә 101 номерлары буенча шалтыратырга, нәрсә янганын һәм адресны хәбәр итәргә һәм аннан соң кул астындагы чаралар белән янгын сүндерүгә керешергә киңәш бирәбез.
Андрей Фомин,
янгын күзәтчелеге бүлекчесенең өлкән инспекторы
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев