Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Балалар өчен ата-аналар җаваплы

Җәйге сезон башлану белән балаларның иминлеге аеруча зур игътибар таләп итә. Аларның махсус җиһазланмаган урыннарда коенулары, өлкәннәрсез су объектлары янында булулары, йөзә белмәүләре зур куркыныч тудыра.

Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2020 елда Чирмешән районында ике олы кеше батып үлгән, узган ел сулыкларда бер кешенең гомере өзелгән. Ә быел мондый фаҗига бер бала гомерен алып китте.

- Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, - диде район прокуроры урынбасары Айназ Газизов.

Әлбәттә, балаларның сулыкларда иминлеге өчен законда билгеләнгән җаваплылык аларның әти-әниләренә яки балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләренә төшә. Су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау мәсьәләләре Татарстанда дәүләт сәясәтенең дә аерылгысыз өлеше булып тора.

Республика Министрлар Кабинетының 23.04.2009 ел, № 256 карары белән Татарстан территориясендә урнашкан су объектларында кешеләр тормышын саклау кагыйдәләре расланды.

-Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.35 статьясында ата-аналар яки башка законлы вәкилләр тарафыннан балигъ булмаган балаларны карау, тәрбияләү, укыту, аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылык каралган, - дип билгеләп үтте Айназ Рәсим улы. - Үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән, шул исәптән сулыкларда балаларны контрольдә тотмаган ата-аналарның, балигъ булмаганнарның законлы вәкилләренең гамәлләре Россия Федерациясе Җинаять кодексы маддәләре буенча бәяләнергә мөмкин.

Моннан тыш, тормыш яки сәламәтлек өчен куркыныч хәлдә булган һәм үз-үзен саклау чараларын күрә алмаган баланы белә торып караучысыз калдырган өчен баланың законлы вәкилләренә җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев