Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Авиаһәлакәттә үлгән Александров ансамбле биючесе Ралина белән Казанда хушлашачаклар

Артистканың сеңлесе Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озату чарасының вакытын һәм урынын хәбәр итте. (Казан, 15 гыйнвар, "Татар - информ", Зилә Сафина). 16 гыйнварда Казанда Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлашачаклар. Бу хакта аның сеңлесе Эльвина Гыйльманова социаль челтәрләрдә тараткан хәбәрдә әйтелә. Ралина...

Артистканың сеңлесе Ралина Гыйльманованы соңгы юлга озату чарасының вакытын һәм урынын хәбәр итте.

(Казан, 15 гыйнвар, "Татар - информ", Зилә Сафина). 16 гыйнварда Казанда Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленең балеты артисткасы Ралина Гыйльманова белән хушлашачаклар. Бу хакта аның сеңлесе Эльвина Гыйльманова социаль челтәрләрдә тараткан хәбәрдә әйтелә.
Ралина Гыйльманова 25 декабрь көнне Сочи шәһәре янында, Кара диңгез өстендә һәләкәткә юлыккан Ту-154 очкычы пассажиры иде. Авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 85 пассажир һәм 8 экипаж әгъзасының гомере өзелде. Алар арасында "Беренче канал", "НТВ", "Звезда" телеканал журналистлары, халыкта доктор Лиза буларак билгеле Елизавета Гланка һәм Александров ансамбле артистлары. Ансамбль Сириядәге Россия хәрбиләре өчен яңа ел концерты куяр өчен Сочи аэропортыннан очып киткәч, һәлакәткә очрады.
Ралина Гыйльманова Казанда туа. Хореография училищесында укый, параллель рәвештә ул Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.«Кострома» балетына алына, ә 2014 елда аны А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбленә кабул итәләр.
Хушлашу 16 гыйнварда, 10:00 сәгатьтә, Казан шәһәре Киров районының Маломосковская урамы 28 нче йортта (12 нче фатир) булачак. Эльвина Гыйльманова Ралинаны соңгы юлга озатырга теләүчеләрне хушлашу чарасына килергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ралина Гыйльманова 25 декабрь