Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

1 нче Чирмешән мәктәбе коллективы комиссия членнарыннан ярдәм сорый

Лашман мәктәбе укучысы 112 хезмәтенең эшен “тикшереп караган”. Ул бу номерга ялган хәбәр җиткергән, шуннан соң хокук саклау органнары һәм башка җаваплы оешмалар яшүсмер әйткән адрес буенча бик тиз килеп җиткәннәр.

Бу уен эш кенә түгел, егет күпме хезмәткәрне эшеннән аерган. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында шушы административ эш тә тикшерелде. Укучының әтисенә кисәтү ясадылар.

Балаларын тәрбияләүне онытып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы, азгын тормыш алып баручы әниләр саны кимеми. Чирмешәннән Р. шулай яши. Ир белән хатын арасындагы аңлашылмаучанлык аркасында балалары интегә. Бу гаилә белән психолог эшли, ана хокукыннан мәхрүм иткәнче әни кешегә тагын бер шанс бирергә дигән карарга килделәр комиссия членнары. Утырышка беренче генә тапкыр чакырылмаучы әлеге якташыбызга бу юлы штраф салынды.

Күтәмәле М.да вакыты-вакыты белән кәефләнеп алырга ярата икән, нәкъ шул чагында хокук сакчылары күзенә эләгә дә инде ул. Әнисе эчеп йөргәндә 4 нче сыйныфта укучы баласы үзен-үзе карарга, тамагын кайгыртырга мәҗбүр була. Утырышка килгән М. ялгышын аңлаган сыман, тик җәзасыз калмады.

Комиссия утырышына чакырылган чирмешәнле М. анда килүне кирәк тапмаган ахрысы. Ә аның балаларының язмышына битараф булмаган 1 нче Чирмешән мәктәбе директоры урынбасары, сыйныф җитәкчесе, психолог, “Ландыш” балалар бакчасы мөдире вакытларын кызганмыйча килгәннәр. М.ның 7 нче сыйныфта укучы улы дәресләргә бик сирәк килә, балалар бакчасындагы балалары белән дә проблема бар. Комиссия членнары педагоглар белән бергә бу гаиләдәге проблеманы чишү юлларын эзләделәр. Билгеле, әни кеше дә җәзасыз калмас.

Шул ук мәктәпнең 3 нче сыйныфында укучы бала, дөресрәге, аның әнисе белән дә проблема туган. Мәктәп җитәкчелеге бу эштә комиссия членнары ярдәменә, киңәшенә мохтаҗ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев