Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Лагерка мәктәбе ремонтка мохтаҗ

Лагерка төп мәктәбендә быел 16 бала белем ала. Киләсе елларга да фараз сөендерми, мәктәптә укучылар саны елдан-ел кими бара һәм, әйтик, монда 2027 – 2028 уку елында нибары җиде укучы булачак.

Агымдагы уку елында әлеге уку йортында икенче һәм тугызынчы сыйныфларда белем алучы бала юк. Киләсе ике елда беренчегә килүчеләр дә көтелми.

Лагеркадагы урта мәктәп 2011 нче елда төп мәктәп буларак үзгәртелә.

-Бүген бездә, Лагерка балаларыннан тыш, Чуваш Афонькәсеннән бер бала килеп укый. Ул Шешминка мәктәп автобусы белән килеп йөри, шул ук автобус авылдан Чирмешән һәм Лашман мәктәпләрендә белем алучы алты баланы алып китә, - ди мәктәп директоры Александр Майоров.

Лагерка мәктәбендә тәҗрибәле педагоглар эшли, уртача хезмәт стажлары – 30 ел. Укытучыларның төп максаты – укучыларга сыйфатлы, перспективалы белем бирү. Мәктәп директоры әйтүенчә, аларны төп дәүләт имтиханнарына һәм Бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү буенча максатчан һәм системалы эш алып барыла.

-Кызганыч, әмма белем сыйфатын яхшы дәрәҗәдә тоту ел саен авырая бара, - ди Александр Петрович. – Укучыларыбыз фән олимпиадаларының мәктәп турында актив катнашсалар да, муниципаль этапта быел тиешле баллар җыя алмадылар. Шул ук вакытта укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә, ярышларда чыгыш ясыйлар, билгеле бер уңышларга ирешәләр. Мәктәп укучылары тимурчылык хәрәкәте кысаларында өлкән авылдашларга ярдәм итәләр, сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә урнаштырылган һәйкәл тирәсен гел җыештырып, тәртипкә китереп торалар.

Мәктәп коллективы “Чиста авыл синнән башлана” район акциясендә дә алдынгылар сафында. Әлеге чарада балалар гына түгел, әти-әниләр дә актив катнашалар икән.

Инде шактый таушалган Лагерка мәктәбе бинасына капиталь ремонт кирәк. Әмма бу эш планга кермәгән әле, керерме, юкмы, ремонт булырмы, билгесез. Бу, билгеле, иң элек монда укучылар саны кимү белән дә тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев