Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешәндәге “Каенкай” балалар бакчасы мәйданчыклары матурланган

Яңа уку елы алдыннан Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында косметик ремон үтте. Ачык һавада балалар уйный торган мәйданчыклар аеруча матурланды.

- Веранда стеналарын, бетон коймаларны ачык төсләргә буяп, рәсемнәр төшердек. Балалар уйный торган комлыкның да комын алмаштырдык, тортуар кырыйларындагы бордюрлар алмаштырылды, коймалар буялды, - диде бакча мөдире Римма Газыймова. – Болар барысы да коллектив көче белән башкарылды. Мин аларга бик рәхмәтле. Әлеге эштә безгә ярдәм иткән һәм булышлык күрсәткән район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Марковага, “Татавтодор”ның райондагы участогы җитәкчесе Наил Котбиевка рәхмәт.

Район үзәгендәге әлеге бакчада өч төркемдә 55 бала тәрбияләнә. Үткән уку елында 6 малай һәм 5 кыз 1 сыйныфка укырга киткән. Бакчада урыннар буш тормый, алар урынына 12 сабый килгән, әле балалар саны тагын артырга тиеш, бакчага балаларын китерергә теләүче ата-аналардан гаризалар бар.

Бакчада 20 кеше хезмәт куя, шуларның сигезесе педагоглар. Биредә инде күп еллар эшләп тәҗрибә туплаган тәрбиячеләр дә аз түгел. Рәзилә Мусина инде дистәләгән төркем чыгарган. Татар теле укыту буенча тәрбияче Фәридә Шәфыйгуллинаның  укучылары арасында  аның һөнәрен сайлаучылар да бар. Яңа уку елында килгән яшь тәрбиячеләрне дә балалар бик тиз үз иткәннәр.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев