Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Чирмешән аграр техникумында да яңа уку елы башланды

Чирмешән аграр техникумына яңа уку елында 57 студент килде, үткәнендә шул кадәр үк егет һәм кыз кулларына диплом алган.

Бу студентлар өч юнәлеш буенча һөнәр үзләштерә: 16 яшь кеше пешекче-кондитер булырга тели, 18 егет эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, 19 егет авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау юнәлешен сайлаган. Инде икенче ел техникумда коррекцион төркем җыялар, быел физик мөмкинлекләре чикле дүрт студент пешекче-кондитерга укый.

- Студентларның практикалары тәмамланды. Бүген бездә барлыгы 164 егет һәм кыз һөнәр үзләштерә, - ди техникум директоры Рифкать Гыйләҗетдинов. – Техникумыбызга читтән килеп укучылар да бар, әйтик Лениногорск, Яңа Чишмә, Самара өлкәсенең Шентала, Челно-Вершины, Келәүле районнарыннан. Әлегә үзебезнең тулай торак булмау сәбәпле, аларны фатирларга урнаштыруда булышлык күрсәттек. Киләсе уку елында тулай торагыбызны теркәп, ремонтлап бетерергә планлыйбыз.

Яңа уку елы башланганчы бинаны бераз төзекләндергәннәр - керү юлына яңа плиткалар түшәлгән, уку йортының элмә тактасы да яңартылган.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев