Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) игълан иткән флешмоб төгәлләнде

Бер ай дәвам иткән “Якташ шагыйрьләребез шигырьләрен укыйбыз” дигән флешмоб төгәлләнде.

Бу чорда “Безнең Чирмешән” (“Наш Черемшан”) газетасының ВКонтакте төркемендә әлеге темага 40тан күбрәк видеоролик урташтырылды.

Туган тел көне һәм Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан район газетасы игълан иткән әлеге акциядә читтә яшәүче якташларыбыз да катнашты. Шигырь укучылар арасында район мәктәпләре укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, хәтта профессиональ артистлар да булды. Әсәрләр татар, рус, чуваш һәм мордва телләрендә яңгырады.

Тамашачылар якташларыбыз Порфирий Афанасьев, Рушания Әхмәдуллина, Галия Сафиуллина, Рәмзия Мөхәммәтҗанова, Мәүлет Борһанов, Рәмзия Габделхакова, Габделхак Галимов, Евгений Вещев, Фәнил Гыйләҗев, Нәфисә Зиннурова, Илдар Кыямов, Дания Закирова, Талия Исхакова, Сания Галиева һәм башкаларның шигырьләрен ишетә алдылар.

Әлеге акция тәмам, флешмобта катнашкан якташларыбызга зур рәхмәтебезне белдерәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев