Чирмешәнлеләрне бәйрәмгә чакыралар
Мәдәният

Чирмешәнлеләрне бәйрәмгә чакыралар

21 октябрьдә районның рус милли-мәдәни берләшмәсе оешуының 10 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан район мәдәният йортында зур бәйрәм була. Программада: мастер-класслар, милли ризыклар күргәзмәсе, рус милли өйчеге презентациясе һәм ахырдан - концерт. Бу көнне сәхнәдә, чирмешәнлеләрдән тыш, Нурлат һәм Яңа Чишмә районнарынның вокаль ансамбльләре дә чыгыш ясаячак.

Бәйрәм 16 сәгатьтә башлана.

6+

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев