Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешәндә мишәрләр фестивале үтәчәк

Татарстан Республикасы фестивальләре картасына 2023 елга планлаштырылган чаралар арасында безнең районда оештырылачаклары да бар: «Мишәр FEST» мишәр мәдәнияте республика бәйрәме; «Мост дружбы - дуслык күпере» республика яшьләр социаль этнопрактикасы; «Самовар FEST» рус кунакчыллыгының республика бәйрәме шундыйлардан.

- Мишәр мәдәниятенә багышланган бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Анда “Крис”, “Подгорный” биюләренең дә бәйгесе булачак. Шулай ук урамда иң зур җәймә пешереп күрсәтергә дә ниятлибез, - диде район мәдәният йорты директоры Альмир Жораев.

Узган, 2022 елда район мәдәният хезмәткәрләре республика, Бөтенроссия, хәтта халыкара дәрәҗәдәге дистәләгән бәйгеләрдә үзләрен танытканнар.

Җыелышта катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов мәдәният хезмәткәрләренең эшенә уңай бәя бирде.

- Сез һәрвакыт халык белән эшлисез, авылдашларыгызның көндәлек тормышларын күңеллерәк итәр өчен төрле чаралар, бәйрәмнәр оештырасыз. Үзегезнең осталыгыгызны тагын да арттырыгыз, яңа уңышларга ирешегез, - диде ул.

Йомгаклау җыелышында район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Иляева, гомумән, мәдәният йортлары, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлегенә анализ ясады.

- Ел дәвамында бездә узган мәдәни чараларның иң мөһимнәренең берсе – “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабы. Районны Туймәттән Мортазиннар гаиләсе тәкъдим итеп, икенче урынга лаек булды, - диде Наталья Васильевна. – Шулай ук, Ибн Фадлан делегациясен каршы алу, “Аулак өй – баттл” кебек республика күләмендәге чараларны да югары дәрәҗәдә оештырдык.

Гадәттәгечә, “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” фестивале, “Туган як җәүһәрләре” халык иҗаты фестивале, Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрелгән.

2022 елда Югары Кәминкә авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган, Чирмешәннең үзәк китапханәсендә дә төзекләндерү эшләре башкарганнар. “Мәдәният” милли проекты кысаларында балалар сәнгать мәктәбенә 7 миллионнан күбрәк суммага музыкаль кораллар алынган. Шулай да эшлиселәр дә шактый әле. Туймәт, Иске Кади, Яңа Элмәле, Күтәмә, Утыз Имән, Түбән Кармалка, Кара Чишмә авыллары мәдәният йортлары капиталь ремонт көтә.

Бүген мәдәни учреждениеләр челтәре 23 авыл мәдәният йортын һәм 12 авыл клубын, район мәдәният йортын, 2 автоклубны, 1 киноустановканы, үзәк китапханәне һәм 27 авыл филиалын, балалар китапханәсен, мемориаль үзәкне, туган як тарихы музеен, балалар сәнгать мәктәбен үз эченә ала.

Җыелыш ахырында мәдәният өлкәсендә иң активларны, ел саен үткәрелә торган “Иң яхшы мәдәният хезмәткәре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

 

 автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев