Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган Рәфыйк Каюмов якташларына спектакль алып кайтты

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" драмасын күрсәткән көнне тамаша залы шыгрым тулды. Бу кичтә биредә карачишмәлеләр аеруча күп иде. Моңа сәбәп тә юк түгел - спектакльдә төп рольне якташлары, авылдашлары Рәфыйк Каюмов башкарды. Тамаша ахырында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина...

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" драмасын күрсәткән көнне тамаша залы шыгрым тулды.


Бу кичтә биредә карачишмәлеләр аеруча күп иде. Моңа сәбәп тә юк түгел - спектакльдә төп рольне якташлары, авылдашлары Рәфыйк Каюмов башкарды.

Тамаша ахырында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина Рәфыйк Каюмовка район башлыгының Мактау грамотасын һәм истәлек бүләге тапшырды, рәхмәтен җиткерде. Авылдашлары да спектакльгә буш кул белән килмәгән, аңа үзе уйнап үскән урамнары сурәтләнгән картина бүләк иттеләр. Кара Чишмәдә яшәүче апасы Рәкыйбә Ситдыйкова да сәхнәгә менеп энесен 55 яшьлек юбилее белән котлады һәм балачак истәлекләре белән уртаклашты.

Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәфыйк Каюмов сәхнә дигән сихри дөньяга урау юллары аша килә. Шулай да тиз арада төрле жанрдагы спектакльләрдә кабатланмас образлар тудырып, театр сөючеләрнең күңелен яуларга өлгергән.

Рәфыйк Рәвхать улы Түбән Камада, Сахалинда да эшләгән, Владивостокта хәрби хезмәт узган.

-Беренче тапкыр сәхнәгә 1985тә, Яр Чаллыда заводта эшләп йөргән елда чыктым, - ди Рәфыйк абый (театрда да аңа олылап, барысы да "абый" дип эндәшә икән). Беренче образым, Яр Чаллы халык театрында "Сафура бураннары" спектаклендә егет роле булды. Ә 1991 елда Татар дәүләт драма театрында эшли башладым.

Шул вакыт эчендә якташыбыз дистәләгән образлар тудырган, үзе сәхнәгә куйган спектакльләре дә бар, ул хәтта бер сәхнә әсәре дә язган.

Район мәдәният йортында куелган "Өч аршин җир"не исә район тамашачылары алкышлар белән бәяләде. Оста, килешле уйнадылар Яр Чаллы театры артистлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Кара Чишмә спектакль Рәфыйк Каюмов