Спектакль тег белән яңалыклар
-
Кармышта журналистлар спектакль карап киткән
Кармыш мәктәбенә "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясеннән кунаклар килгән. Район сәнгать мәктәбенең мондагы театр бүлекчәсе укучылары журналистларга "Алтын алма" спектакленнән өзек күрсәткәннәр. Бу мәктәптәге очрашулар хакында журналда тиздән язма да чыгачак икән. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган Рәфыйк Каюмов якташларына спектакль алып кайтты
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" драмасын күрсәткән көнне тамаша залы шыгрым тулды. Бу кичтә биредә карачишмәлеләр аеруча күп иде. Моңа сәбәп тә юк түгел - спектакльдә төп рольне якташлары, авылдашлары Рәфыйк Каюмов башкарды. Тамаша ахырында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина...
-
Кармыш мәктәбендә “кияү“ көтәләр
Монда Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" мелодрамасын сәхнәләштергәннәр. Укытучылар Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан авылдашларына шундый бүләк әзерләгән. Авыл мәдәният йорты капиталь ремонтка ябылганлыктан, "театр" карарга тамашачыларны 4 март көнне мәктәпкә дәшәләр. Спектакльдә кияү ролендә авыл мәдәният йорты директоры Ильяс Мөбирдин уйный, кызлар булып - мәктәп укытучылары үзләре.