Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган Рәфыйк Каюмов якташларына спектакль алып кайтты
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" драмасын күрсәткән көнне тамаша залы шыгрым тулды.
Бу кичтә биредә карачишмәлеләр аеруча күп иде. Моңа сәбәп тә юк түгел - спектакльдә төп рольне якташлары, авылдашлары Рәфыйк Каюмов башкарды.
Тамаша ахырында район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина...