Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чирмешән районында мәдәният йортлары яңа төс ала

Әккәрәй мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Бинаның тышын сайдинг белән тышлаганнар, эчтә бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Яңа идәннәр җәйгәннәр, түбә ясыйлар. Биредә электр үткәргечләрне һәм җылылык системасын да яңартачаклар. Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йортында да ремонт эшләре дәвам итә. Ә менә Шешминка һәм Түбән Кәминкә авыллары халкы быел яңа төс...

Әккәрәй мәдәният йортында капиталь ремонт бара. Бинаның тышын сайдинг белән тышлаганнар, эчтә бизәү эшләре төгәлләнеп килә. Яңа идәннәр җәйгәннәр, түбә ясыйлар.

Биредә электр үткәргечләрне һәм җылылык системасын да яңартачаклар.
Урманасты Үтәмеш авылы мәдәният йортында да ремонт эшләре дәвам итә. Ә менә Шешминка һәм Түбән Кәминкә авыллары халкы быел яңа төс алган мәдәният учакларында инде сәхнәләрне сынап та караганнар.
-Киләсе елда республика программасы нигезендә Кармыш мәдәният йортында капиталь ремонт булачак, - ди район мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов.- Әмир, Яңа Элмәле, Югары Чегодай һәм Түбән Чегодай авылларында да ремонт планлаштырыла. Болардан тыш Яшәүчедә 50 урынга исәпләнгән клуб төзеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәдәният йортлары