Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“Чирмешән энҗеләре“нең беренче концерты Әмирдә булды

"Чирмешән энҗеләре" яшьләр эстрада төркеме үзләренең беренче чыгышларын Әмир авылы тамашачыларына тәкъдим иттеләр. Беренче коймак төерле булмады, концерт бик әйбәт узды. Ике сәгатькә сузылган тамашаның үтүе сизелмичә дә калды. Дөрестән дә, Чирмешәнебез талантларга бай. Яшьләр арасында да сәләтле җырчылар, биючеләр, баянчылар күп. Һәм алар әмирлеләргә зур бүләк ясадылар. Авыл клубында...

"Чирмешән энҗеләре" яшьләр эстрада төркеме үзләренең беренче чыгышларын Әмир авылы тамашачыларына тәкъдим иттеләр.

Беренче коймак төерле булмады, концерт бик әйбәт узды. Ике сәгатькә сузылган тамашаның үтүе сизелмичә дә калды.
Дөрестән дә, Чирмешәнебез талантларга бай. Яшьләр арасында да сәләтле җырчылар, биючеләр, баянчылар күп. Һәм алар әмирлеләргә зур бүләк ясадылар. Авыл клубында инде мондый зур концерт күптән булмагандыр.
Айнур Галләмов, Рузилә Булатова, Марат Сәйфетдинов, Ралия Минһаҗева, Гөлназ Гатиналар башкарган җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Репертуарларына моңлы да, күңелле дә җырлар алганнар. Яшь булуларына карамастан, җырларны бик оста, югары профессиональ дәрәҗәдә башкардылар. Вакыт-вакыт тавышлары кечкенә тамаша залына сыешып та бетми кебек.
Баянчылар Илһам Мортазин белән Илзәр Закировның уйнауларын да халык тын да алмыйча тыңлады.
Рус телендә җырлаган Снежана Иляеваның чыгышын да тамашачылар кайнар алкышлар белән югары бәяләделәр.
Утыз Имәннән "Шома бас" төркеме биючеләре Гадел Әминов һәм Ләйсән Фәтхетдинованың дәртле биюләре концертка тагын да ямь өстәде.
Концертның уңышлы үтүенә алып баручылар Арина Севастьянова, Альберт Җамалиев һәм Альмир Жораев зур өлеш керттеләр. Тавыш операторы Александр Селезневның да хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк.
Яшь артистларыбыз бик тырыштылар. Матур җырлар гына түгел, матур сәхнә костюмнары да тамашачыларны сөендерде.
-Мин рәхәтләнеп карап, тыңлап утырдым,- ди 75 яшьлек Миннур апа Алиева. - Яшьләргә рәхмәт, бик матур җырладылар.
Бу төркемнең сәнгать җитәкчесе Әлфия Закирова да концерттан бик канәгать.
-Минемчә, программа яхшы. Тамашачыларга рәхмәт, бик актив булдылар, чыгыш ясаучыларга алкышларын кызганмадылар, - ди ул. - Апрель - май айларында без бу концерт программасын башка татар авылларында да күрсәтәчәкбез. Аннары инде күрше районнарга да гастрольләргә чыгарга планлаштырабыз.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан концерт