Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бәркәтәлеләрнең мәзәкләре беркемне дә битараф калдырмады

Муниципаль районның эшче контингенты командалары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубының өченче район фестиваленең Бәркәтә зонасында сайлап алу туры узды.

Алдагы көнне Иске Котыш авылы мәдәният йортында Ульяновка, Иске Кади, Яңа Кади, Яңа Элмәле, Иске Котыш авыл җирлекләре командалары үз осталыкларын күрсәтте.

Бәркәтә сәхнәсендә исә Туймәт, Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Бәркәтә һәм Түбән Кармалка җирлекләре командалары очрашты. Быелгы ярышларны “Көлке вирусы” дип атаганнар.

Әнисә Баһманова  Кара Чишмә авылында китапханәче булып эшли. Шаяннар һәм тапкырлар клубында аның тәүге тапкыр көч сынап каравы икән. Түбән Кәминкә җирлегенең “Күршеләр” командасына Әнисәне капитан итеп сайлаганнар.

- Безнең командада клуб, китапханә эшчеләре бар, авыл яшьләрен дә җәлеп иттек. Җыелып, күмәк көч белән номерларны уйлап чыгардык, - ди ул.

Уен командаларның сәламләү конкурсыннан башланып китте. Төп игътибар үзәгендә - коронавирус белән бәйле мәзәкләр. “Разминка” өлешендә һәрбер команда көндәшләренә берәр сорау бирде. Сезгә кунакка Путин килсә, нәрсә эшләр идегез? Колобок тәгәрәгәндә аның күзләре пычранамы? Шундый һәм башка сорауларга 30 секунд эчендә җавап табып, командалар бөтен тапкырлыкларын күрсәтте, катнашучылар “сүз артыннан кесәгә кермиләр”.

Музыкаль өй эшен күрсәткәндә сәхнәгә Салават Фәтхетдинов, Ләйсән Гыймаева, Рифат Зарипов, Лилия Хәмитова кебек атаклы җырчыларга пародияләр, больница күренешләрен, пандемия белән бәйле бүгенгесе көндә аэропортларда, сәүдә үзәкләрендә булган актуаль хәлләрне дә җырга салганнар.

- Номерларны тормыштан алып, бүгенге көнгә яраклаштырып әзерләдек. Көндәлек проблемалардан, үзебездән дә бераз шаяртып, көлеп алып, ямь таба белергә кирәк, - ди Бәркәтә авылының “Көлкеvirus” командасы капитаны Венера Мортазина. – Командабызга тугыз кеше җыелды, арабызда, мәдәният хезмәткәрләренннән тыш, мәктәп, балалар бакчасы эшчеләре, хуҗабикәләр дә бар. Шулай ук авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин да бик теләп катнашты.

Спонсорлар ярдәме белән әлеге команда махсус киемнәр – эмблема белән футболкалар да ясаткан.

Жюрида да үзгәрешләр сиздек. Араларында больница, социаль ярдәм, китапханә хезмәткәрләре дә бар.

- Командаларның барысы да көчле, артистлык ягыннан да, шаян-көлкеле моментлар шактый булды, рәхмәт аларга, җентекләп әзерләнгәннәр, кемнедер аерып бәя бирүе дә кыен иде, - ди беренче тапкыр жюри әгъзасы булган Ләйсән Хәйдәрова.

Туймәттән “Юмор мясорубкасы”, Түбән Кармалканың “Тракторчы Сбруевның 5 кәләше”, Югары Кәминкәдән “Татартим” командаларына катнашучы дипломнары тапшырдылар. Ә Бәркәтәнең “Көлкеvirus” һәм Түбән Кәминкәнең “Күршеләр” командалары диплом һәм финалга чакыру алдылар. Алар 28 гыйнвар көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ул көнне финалда Яңа Кади һәм Яңа Элмәле авыл җирлекләре командалары, Лашман һәм Чирмешәндә үтәчәк сайлап алу турларыннан узган көндәшләре белән очрашачак.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев