Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зилә Сөнгатуллина: “Чирмешән районы талантларга бай“

"Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Казанда узачак финал концертына районыбыздан җиде концерт номеры сайлап алынды. Бу хәбәр район үзәгендә үткән зона бәйгесенең гала - концертында билгеле булды. Безнең яшь талантларыбыз Әлки, Аксубай, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә,Спас, Алексеевск районнарыннан килгән "йолдызчыклар" белән көч сынашты. Ике көн...

"Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Казанда узачак финал концертына районыбыздан җиде концерт номеры сайлап алынды. Бу хәбәр район үзәгендә үткән зона бәйгесенең гала - концертында билгеле булды.

Безнең яшь талантларыбыз Әлки, Аксубай, Чистай, Нурлат, Яңа Чишмә,Спас, Алексеевск районнарыннан килгән "йолдызчыклар" белән көч сынашты. Ике көн барган сайлап алу турында 250гә якын концерт номеры тәкъдим ителде, аларда 700дән күбрәк бала катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр "Хореография", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләрендә үз сәләтләрен күрсәттеләр.
Аларга бәяне мәртәбәле җюри бирде. Аның рәисе - Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зилә Сөнгатуллина.
-Узган еллар белән чагыштырганда, быел яшь башкаручыларның репертуарында кытлык сизелә, - диде Зилә Даяновна әлеге фестиваль турында фикере белән кызыксынгач . - Бу зонада да, башкаларда да гел бер җырлар яңгырый. Менә шул күңелне тырнап тора. Безнең фестивальда төрле милләт балалары катнаша, һәр халыкның яратып башкара торган җырлары бар югыйсә. Минемчә, сайлап алу мөмкинлеге дә зур. Дөрес, монда балалар гаебе юк, укытучылар эшләп бетерми. Чирмешәнгә килгәндә, районыгыз талантларга бай. Фестиваль дә моны дәлилләде.
Фестивальнең зона турында безнең районнан 130 бала катнашты, 40 концерт номеры тәкъдим ителде. Икенче турга 15 номер сайлап алынды.
Балалар сәнгать мәктәбенең "Бәллүр башмачок" һәм "Бәхетле балачак" хореография коллективлары беренче һәм өченче урынга лаек булдылар. "Вокал" номинацисендә Иске Кадидан Ләйсән Насыйбуллина да беренче урын иясе. Аңа иганәчеләр исеменнән тун да бүләк иттеләр. Чирмешәннән Айнур Галләмов һәм Рузилә Булатова шулай ук жюриның югары бәясен алдылар һәм беренче дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр. Кармыштан Гөлназ Гатина да сынатмады, ул икенче дәрәҗә лауреат. "Конферанс" номинациясендә Чирмешәннән Герман Селиванов һәм Рөстәм Гафуров лаеклы төстә беренче урынга чыктылар. Сергей Тузилов, Арина Минаева һәм Диана Габдрахманова һәм шулай ук Арина Севастьянова өченче урында. Барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр ташырдылар.
Күтәмәдән Юлия Уляшкина "Җиңүгә омтылыш", Чирмешәннән Снежана Иляева, Кирилл Севастьянов һәм Асель Гиниатуллова, Айсылу Гафурова, "Шатлык" вокаль ансамбле "Иҗади эзләнү өчен" махсус призлар белән бүләкләнделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ: http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/8949-%E2%80%9Csozvezdie-yoldyizlyik%E2%80%9C-gala-kontsert-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы созвездие талант Зилә Сөнгатуллина

2
X