Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Югарыкармалкалылар чисталыкка битараф

Район башкарма комитетының административ комиссиясе, ел башыннан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 61 гражданга карата беркетмә төзегән. Әле узган атнада гына дүрт беркетмә тикшерелеп, гаеплеләргә штраф салынган. Лашманда йорт тирәсен тәртиптә тотмаучыга, Керкәле авылында сарыкларын кырда йөртүчегә дә, Тукай һәм Күтәмә авылларында иректә йөрүче сыер хуҗаларына да икешәр мең сум штраф түләргә...

Район башкарма комитетының административ комиссиясе, ел башыннан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 61 гражданга карата беркетмә төзегән. Әле узган атнада гына дүрт беркетмә тикшерелеп, гаеплеләргә штраф салынган.


Лашманда йорт тирәсен тәртиптә тотмаучыга, Керкәле авылында сарыкларын кырда йөртүчегә дә, Тукай һәм Күтәмә авылларында иректә йөрүче сыер хуҗаларына да икешәр мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Ноябрь ахырында административ комиссия Түбән Кармалка авыл җирлегенә керүче авыллардагы чисталыкны кабат тикшерде.

-Үткән рейд вакытындагы кимчелекләр ничек булса, шулай тора. Югары Кармалкада кайбер йортлар, авыл тирәсендәге ерганак-чокырларда тәртип салынмаган, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Бу авылда чишмә тирәсен дә тәртипкә китерергә кирәк.

Авыл урамнары, шәхси йортлар тирәсендә тәртип күбрәк анысы, ә менә райпо кибете янында, авыл мәдәният йорты төзелешеннән калган кирпечләр, калдык материаллар таралып ята.

Комиссия әгъзалары Мордва Афонькәсе авыл җирлегенә керүче авыллардагы чисталык торышы белән дә танышып кайтты. Монда да җитешсезлекләр байтак.

Татьяна Якимова фотолары

Безнең сайтта укыгыз: http://Чирмешән инвалидлар оешмасы Грант откан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined