Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ут дус кына булсын

Кибетләрдә биш килограммлы ут сүндергечләрне чама белән 600-700 сумнан саталар. Кулланылмыйча торган очракта, аларның "эчлеге" биш ел гамәлгә яраклы. Янгын сүндерүчеләр, акча кызганмыйча, әлеге җайланманы һәр йортка алып куярга киңәш итә. Янгын сүндерүчеләр әйтмәсә дә, ут бәла-казасы очрагына ишегалдында, бакчалардагы савытларда су запасы булырга тиешлеген барыбыз да белә. Ул күбрәк...

Кибетләрдә биш килограммлы ут сүндергечләрне чама белән 600-700 сумнан саталар. Кулланылмыйча торган очракта, аларның "эчлеге" биш ел гамәлгә яраклы. Янгын сүндерүчеләр, акча кызганмыйча, әлеге җайланманы һәр йортка алып куярга киңәш итә.

Янгын сүндерүчеләр әйтмәсә дә, ут бәла-казасы очрагына ишегалдында, бакчалардагы савытларда су запасы булырга тиешлеген барыбыз да белә. Ул күбрәк булган саен яхшырак, бигрәк тә бу кызу көннәрдә. Корылык сәбәпле, янгын сүндерүчеләр урманнарга керүне чикли. Җәйге каникуллар чорында балаларга күз-колак булуны көчәйтү кирәклеген дә искә төшерәләр: малайлар-кызлар шырпы белән уйнамасын.
Әгәр дә инде ут чыга калса, бәла хакында иң әүвәл янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк. 01, 2-57-01 номерлары буенча яки 112 номерына - бердәм коткару хезмәтенә шалтыратып. 884396-01111 номерын җыйсаң да янгын сүндерүчеләргә "эләгәсең".
-Янгын вакытында иң мөһиме - югалып калмаска, паникага бирелмәскә, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте дознаавтеле Фәрит Яруллин. -Безгә шалтыратканнан соң, бинадан кешеләрне эвакуацияләргә керешү зарур. Документларны да алырга онытмагыз. Гомумән, аларны бергә, андый-мондый очракта тиз алып чыга торган, үзегез белгән урында сакларга кирәк. Чөнки документлары янып, бәлага таручылар соңыннан еш кына шул кәгазьләрне яңабаштан ясатып интегә.
Ут чыккан бинаны яки өйне электрдан өзеп куя алсаң яхшы. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кул астында булган әйберләр ярдәмендә утны сүндерергә тырышырга кирәк. Ә эш мондый фаҗигага ук барып җитмәсен өчен, янгынчылар куркынычсызлык хакында тагын бер кат кисәтә:
-өй, каралты - кура тирәсендә ут якмаска;
-үткәргечләргә, көчкә килеп кызмасын өчен, бер розеткадан әллә ничә җиһаз кабызмаска;
электр җиһазларын үзегез киткәндә кабызган килеш онытып калдырмагыз;
-балалар ут белән уйнамасын һ.б.лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан