Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган көнгә – яңа өй

Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинаның тормышы бер көндә кискен үзгәрде дә куйды. Иске өйдән кунакка киткән Анфиса Кузьминична яңа, кирпечтән төзелгән, барлык уңайлыклары булган йортка кайтып керде. Мондый могҗиза, мөгаен, туган көндә генә булырга мөмкиндер. Яңа өйдән ачкычлар тапшырылган көнне Анфиса Котинага нәкъ 90 яшь тулды. Якташыбызны икеләтә бәйрәме белән котларга...

Чирмешәндә яшәүче Анфиса Котинаның тормышы бер көндә кискен үзгәрде дә куйды. Иске өйдән кунакка киткән Анфиса Кузьминична яңа, кирпечтән төзелгән, барлык уңайлыклары булган йортка кайтып керде.

Мондый могҗиза, мөгаен, туган көндә генә булырга мөмкиндер. Яңа өйдән ачкычлар тапшырылган көнне Анфиса Котинага нәкъ 90 яшь тулды.

Якташыбызны икеләтә бәйрәме белән котларга байтак кунак җыелды. Ветеранның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин да килгән иде. Ул, юбилее уңаеннан, Анфиса Кузьминичнага Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын да ирештерде. "Шатлыклы көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Яңа йортыгызда тынычлыкта, сәламәт булып тагын озак яшәргә насыйп булсын, - диде үзенең котлау сүзендә Нурхамәт Нурулла улы. Ул юбилярга бүләкләр дә тапшырды.

Анфиса Котина Самара өлкәсендә туа. Әтисен - ветеринария врачын Чирмешәнгә эшкә җибәргәч, ул гаиләсен дә монда алып килә. Чирмешән мәктәбен тәмамлаган Анфисаны Шешминка мәктәбенә балалар укытырга юнәлдерәләр. Шешминка белән Чирмешән арасындагы юлларны озак еллар җәяүләп таптый ул. 1946 нчы елны яшь укытучы фронттан кайткан Андреевка егете Евстратий белән таныша. Тиздән яшьләр гаилә корып, Чирмешәндә яши башлыйлар. Авыр сугыш арты елларында аларга төрле вазифаларда хезмәт куярга туры килә. Булганга риза булып, зарланмыйча, алар да тормыш авырлыкларын бөтен халык белән бергә кичерәләр, ике малай үстерәләр.

1967нче елны күл буендагы агач йортны Ярмарочный урамына күчереп, Котиннар яңа нигездә яши башлыйлар. 2001нче елны шул өйдән йорт хуҗасын соңгы юлга озаталар...

Кат - кат ремонтласалар да, өй елдан - ел искерә, җимерелә бара. Анфиса Кузьминичнага башка торак, аерым квартира да тәкъдим итәләр. Әмма ул гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләми. Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту буенча программа эшли башлагач, Анфиса Котина да дәүләт тарафыннан бирелгән субсидиягә үзенең иске өе янында яңа йорт төзергә ниятли. Ике ай дигәндә, нәкъ туган көненә, төзүчеләр өйне өлгертеп бирәләр. Яңа өйдә барлык уңайлыклар да: су, газ, канализация бар. Бүлмәләрдә яңа мебель урнаштырганнар, дөрес, анысы хуҗалар исәбенә. Ә менә башка кирәк - яракларны: савыт - сабаны, урын - җир әйберләрен якташларыбыз - шәхси эшмәкәрләр: Рияз Шәрифуллин, Булат Латыйпов, электр челтәрләре җитәкчесе Рәмил Кәримов, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин алып биргәннәр, бүләк иткәннәр.

"Мин энем Николай, әнием, үземнең исемемнән дә хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә, безгә ярдәм күрсәткән һәр кешегә чын күңелемнән рәхмәт җиткерәм", - ди Анфиса Кузьминичнаның бүген Казанда гомер итүче икенче улы Владимир.

Кызганычка каршы, әнисе белән бергә яшәүче өлкән улы Николай авырый, ул урын өстендә генә ята. Бүген аның да, әнисенеке кебек үк, күзләре гел яшьләнеп торды. 90яшен тутырган әбинең күзләре дә инде начар күрә. Ләкин бүлмәдән бүлмәгә йөргәндә, барлык әйберләрне күрмәсә дә, аңа алар турында тәфсилләп сөйләп бардылар, ул барына да чын күңеленнән сөенде. Шатлыгыннан әле күз яшьләрен сөртте, әле көлеп җибәрде. Котлауларны, бүләкләрне кабул иткәндә дә юбиляр бик нык дулкынланды.

"Мин шатлыгымны, рәхмәтемне белдерү өчен сүзләр таба алмыйм. Олылавыгыз, ихтирамыгыз өчен зур рәхмәт. Гомеремнең соңгы елларында, анысы Ходай кулында, шундый искиткеч шартларда яшәвемә мин чиксез бәхетле", - ди ветеран.

...Кунаклар киткәч, гөр килеп торган йорт тынып калды. Әмма озакка түгел, Анфиса Кузьминичнаны өй туе һәм юбилее белән котларга дип күршеләре җыела башлады.

Гөлсирә Шәрифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Юбилей Анфиса Котина