Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Россия көне“ндә – Чирмешәндә зур концерт

12 июньдә "Россия көне"ндә район үзәгендә күләмле чара оештыралар. Төп бәйрәм чарасы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-скверда була. 16 сәгатьтә биредә төрле тематик мәйданчыклар эшли башлый, оешмалар кунаклар өчен китап күргәзмәләре, конкурс-викториналар, укучыларның иҗат эшләреннән күргәзмә-сату оештыралар. Балалар өчен дә уен мәйданчыклары эшләп торачак. Төрле спорт төрләре буенча ярышларны...

12 июньдә "Россия көне"ндә район үзәгендә күләмле чара оештыралар.


Төп бәйрәм чарасы өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы парк-скверда була. 16 сәгатьтә биредә төрле тематик мәйданчыклар эшли башлый, оешмалар кунаклар өчен китап күргәзмәләре, конкурс-викториналар, укучыларның иҗат эшләреннән күргәзмә-сату оештыралар. Балалар өчен дә уен мәйданчыклары эшләп торачак. Төрле спорт төрләре буенча ярышларны аерым спорт мәйданчыкларында уздыру планлаштырыла.

Район үзешчәннәре катнашындагы "Мин яратам сине, Россия!" исемле бәйрәм концерты 17 сәгатьтә башлана. Ә инде 19 сәгатьтә чирмешәнлеләргә Казаннан килгән кунак - Радик Шәрипҗанов музыкаль сәлам җиткерәчәк.

Әгәр ачык һавадагы бәйрәмгә яңгыр комачауласа, концерт район балалар сәнгать мәктәбендә узачак, ә мәйданчыклар һәр оешманың үз бинасында кунакларны көтеп кала.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined