Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әрәм хезмәт

"Үтәмеш" хуҗалыгында да 150 тоннадан артык сенаж салынган, әмма бу азык куллануга яраксыз, сыйфатсыз. -Сенаж базы иске калдыклардан чистартылмаган, салам җәелмәгән, салынган сенаж начар тапталган,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов. - Технология таләпләре үтәлмәү сәбәпле, салынган бу сенаж янган һәм аны малларга ашатырга ярамый. "Үтәмеш"тә...

"Үтәмеш" хуҗалыгында да 150 тоннадан артык сенаж салынган, әмма бу азык куллануга яраксыз, сыйфатсыз.

-Сенаж базы иске калдыклардан чистартылмаган, салам җәелмәгән, салынган сенаж начар тапталган,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов. - Технология таләпләре үтәлмәү сәбәпле, салынган бу сенаж янган һәм аны малларга ашатырга ярамый.
"Үтәмеш"тә азык әзерләүгә дүрт берәмлек техника җәлеп ителгән. Без барганда "КСК" комбайны ремонтка тукталган иде. Тагын бер комбайн күпьеллык үләннәр кырында эшли.
-450 гектар мәйданнан печән җыеп аласы бар. Бүген 100 гектарда үләннәр чабылды,- ди хуҗалык җитәкчесе Айдар Харисов. - Яңгырлар булмагач, үләннәр дә күп түгел, масса начар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан