Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кубок Чирмешәндә калды

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район башлыгы призларына милли көрәш буенча узган турнирда безнең район командасы беренче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде. Бәйгедә, Чирмешән спортчыларыннан тыш, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, күрше Самара өлкәсенең Шентала һәм Камышлы районнары вәкилләре дә катнашты, барлыгы160 кеше көч сынашты. Келәмгә чыгучыларны район башлыгы Нурхамәт...

Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район башлыгы призларына милли көрәш буенча узган турнирда безнең район командасы беренче урынны яулады һәм кубок белән бүләкләнде.


Бәйгедә, Чирмешән спортчыларыннан тыш, Лениногорск, Әлмәт, Чистай, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай, күрше Самара өлкәсенең Шентала һәм Камышлы районнары вәкилләре дә катнашты, барлыгы160 кеше көч сынашты.

Келәмгә чыгучыларны район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм Татарстан Республикасының татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин сәламләделәр, спортчыларга уңышлар теләделәр.

"Спортта ниндидер уңышларга ирешү өчен "үз казаныңда гына кайнау" җитми, башка төбәк спортчылары белән дә аралашырга, ярышларда катнашырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Шуңа да мондый бәйгеләрдә без бик теләп катнашабыз",- ди Әлмәттән килгән тренер Рузил Ганиев.

Бәйге - төрле яшьтәге балаларга үзләрен сынап карарга мөмкинлек. Кайберәүләр, җайсыз егылып, көрәшне туктатып торсалар да, бераздан кабат келәмгә чыктылар. Җиңүгә омтылыш авыртуны да баса күрәсең. Көч бирергә килгән райондашларыбыз да уллары, дуслары, танышлары һәм, гомумән, таныш булмаган балалар өчен дә чын күңелдән җан атып утырдылар.

Бәйге 12 үлчәү категориясендә узды.

Чирмешәнлеләр арасында Илназ Гыйләҗев, Айзат Нигъмәтуллин, Илназ Галимов, Зөлфәт Зиннуров, Виктор Наумов беренче урынга лаек булдылар. Рәзиф Гыйрфанов, Фәнил Нуретдинов, Тимур Гусейнов, Нәфис Әсадуллин - икенче, Данияр Гайфетдинов, Руслан Вафин, Рөстәм Сибгатуллин үз үлчәү авырлыкларында өченче урыннарга чыктылар.

Әлмәт район командасы - икенче, Нурлат спортчылары өченче урыннарда.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев