Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Психологияне үзгәртергә кирәк

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Чирмешән районы буенча идарәсендә яңа җитәкче - Минзөфәр Исламгәрәев эшкә кереште. 1957нче елда Аксубай районының Иске Кыязлы авылында туган Минзөфәр Сәетгәрәй улы Исламгәрәев күмәк хуҗалыкта баш зоотехник, рәис, авыл хуҗалыгы идарәсендә бүлек начальнигы булып, ә соңгы ике елда "Ак барс" агрохолдингында эшләгән. Аңа...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Чирмешән районы буенча идарәсендә яңа җитәкче - Минзөфәр Исламгәрәев эшкә кереште.


1957нче елда Аксубай районының Иске Кыязлы авылында туган Минзөфәр Сәетгәрәй улы Исламгәрәев күмәк хуҗалыкта баш зоотехник, рәис, авыл хуҗалыгы идарәсендә бүлек начальнигы булып, ә соңгы ике елда "Ак барс" агрохолдингында эшләгән.

Аңа җиңел булмаячак, районда авыл хуҗалыгы, дөресен, яшермичә әйтү кирәк, кризис, торгынлык хәлендә.

- Авыл хуҗалыгындагы күрсәткечләр буенча без республикада иң артта, - диде коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итәргә килгән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Наил Зарипов. - Кешеләрнең психологиясен үзгәртергә кирәк. Әгәр тәртип, дисциплина булмаса бернинди нәтиҗәгә ирешә алмабыз.

Район җитәкчесе бездә эшли башлавының беренче көннәреннән үк авылларга, күмәк хуҗалыкларга барып, реаль хәлне урында ук бәяли. Кызганыч, аны хуҗасызлык гаҗәпкә калдырган. Көпә-көндез урамда, күмәк хуҗалыклар объектларында лампочкалар яна, эш урыннарында гади технологик таләпләр дә үтәлми. Шуңа күрә алдагы чорда "Туймәт", "Кади", "Чирмешән-АГРО" хуҗалыклары базасында семинар-киңәшмәләр үткәрергә килешенде. Аларда иң элек үсемлекчелектә һәм терлекчелектә технология хакында тәҗрибә уртаклашу, уку-өйрәнү булачак.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә килгәч, район җитәкчесе эш урыннарын - кабинетларны да карады. Финанс-икътисад бүлеге белгече Рузалия Гайсинаның кабинеты чиста, пөхтә, документлар тәртип белән киштәләргә куелган, тәрәзә төбендә гөлләр үсә. Башка күпчелек кабинетларда исә болай мактап әйтерлек түгел, ремонт, хуҗа кулы кирәк.

- Тәртип менә шуннан, кабинеттан башлана,- дип, Наил Зарипов коллективка яңа җитәкче белән аңлашып эшләүләрен теләде. Бу киңәшмәдә дә ул булмаганны ялганлап күрсәтүдән, өстәп язулардан арынырга кушты.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең яңа җитәкчесе Минзөфәр Исламгәрәев берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә булырга өлгергән.

- Дөресен әйтим, күргәннәрдән кәефем кырылды. Хуҗалыклар мескен, бик авыр хәлдә. "Бәркәтә"дә декабрь аеннан бирле хак алмаганнар. Бөтен җирдә таркаулык. Маллар ач, ябык, ди ул. - Фермалар тирәсе пычрак. Берничә ел элек зур акчаларга алынган йөзләрчә тонна минераль ашлама таралып ята.

"Туймәт"тә, Түбән Кәминкәдә, Югары Кәминкәдә дә айлар буе хезмәт хакы бирелмәгән. "Кара Чишмә", "Үтәмеш", "Шушма" җәмгыятьләрендә дә ниндидер чаралар күрергә вакыт, бүгенге сыман яши алмаячаклар. Белгечләр җитми. Маллар кадерсез. Гомумән, кайбер фермаларда мөгезле эре терлек, бозаулар һаман тынчу биналарда, саф һавага чыгарылмаган.

Районда берничә мегаферма төзү кулай булыр иде. Кешегә күрсәтерлек, тәҗрибә - өйрәнү урыны булырлык берәр база хуҗалыгы оештыру да сорала. Көчле инвестор кирәк.

Минзөфәр Исламгәрәев районның авыл хуҗалыгын аякка бастыруда республика тарафыннан ярдәмгә дә өметләнә. Әмма иң мөһиме - урыннарда мөмкин булган эшне үзебез башкарырга тиеш.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Чирмешән районы буенча идарәсендә яңа җитәкче