Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент та тәбрикләде

Лашман авылында яшәүче Әбзүния әби Нуруллинага 15 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Шул уңайдан, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды. "Сез сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз җилкәләрегездә күтәргән буын. Бүген без сезнең алда баш иябез, матур, тыныч тормышыбыз өчен...

Лашман авылында яшәүче Әбзүния әби Нуруллинага 15 сентябрь көнне 90 яшь тулды. Шул уңайдан, район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин аңа Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырды.


"Сез сугыш һәм сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын үз җилкәләрегездә күтәргән буын. Бүген без сезнең алда баш иябез, матур, тыныч тормышыбыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә исәнлек, тынычлык, иминлек телибез",- диде котларга дип юбилярның өенә килгән район башлыгы.

Әбзүния Җамалетдин кызы 1922нче елны ишле гаиләдә туа. Аның бертуган алты абый-энесе була. Малайлар арасында үскән кыз бик үткен, җитез, характеры белән башкалардан аерылып тора.

Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдагы ир-егетләрне сугышка ала-лар. Әбзүния әби ир туганнарын һәм ошатып йөргән егете Магиҗанны да фронтка озата. Бөтен авыр эш хатын-кызлар, балалар, картлар җилкәсенә төшә.

Уңган, булган Әбзүнияне тракторга утырталар. Бу елларда күп йортларга кара мөһерле хатлар килә. Кайгы Әбзүнияләрнең йортын да читләп узмый. Аның да туганнары яу кырында ятып кала.

Ул елларны ачлы-туклы, ярым ялангач халык көне-төне бар көчен биреп тырышып эшли. 1945нче елның 9 май көнен әби яхшы хәтерли. "Ул көнне мин Яңа Элмәле янында җир сөрә идем", - дип сөйли ул.

Сугыштан яраланып кайткан Магиҗан абый белән алар 1946нчы елны кавышалар, 36 ел бергә гомер итәләр, тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген әбинең 20 оныгы, 18 оныкчыгы бар. Кызганыч, йорт хуҗасы һәм аларның бер уллары инде вафат. Әби авылда ялгызы яши. Балалар әниләрен шәһәргә алып китмәкче дә булалар, тик өлкән кешенең туган нигезен ташлыйсы килми. Әбинең өе дә бик иске, дөрес, аңа сугыш ветеранының тол калган хатыны буларак торак шартларын яхшыртуга субсидия кайтырга тиеш.

"Безне, өлкәннәрне хөрмәтләгәнегез, искә алганыгыз өчен зур рәхмәт. Аллага шөкер, тормышыбыз начар түгел. Газ кергән, өйләр җылы, пенсияне өйгә китереп бирәләр", - ди Әбзүния әби.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Президент та тәбрикләде