Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Паспорт алу – истәлекле вакыйга

Шушы көннәрендә балигълык яшенә җиткән янә 33 якташыбызга шәхесне раслаучы төп документ - паспорт бирделәр. Быел бу документка районда 260 егет һәм кыз ия булачак. -Сез быел беренче булып паспорт аласыз, ул - бик мөһим вакыйга, шуңа күрә аны бәйрәм - Ватан сакчысы көне алдыннан оештырдык, - диде Федераль миграция...

Шушы көннәрендә балигълык яшенә җиткән янә 33 якташыбызга шәхесне раслаучы төп документ - паспорт бирделәр. Быел бу документка районда 260 егет һәм кыз ия булачак.


-Сез быел беренче булып паспорт аласыз, ул - бик мөһим вакыйга, шуңа күрә аны бәйрәм - Ватан сакчысы көне алдыннан оештырдык, - диде Федераль миграция хезмәтенең территориаль пункты җитәкчесе Наилә Мәссарова, егетләрне һәм кызларны котлап. - Әлегә паспортларыгызда үзегез турында күрсәтелгән мәгълүмат һәм тору урынын раслаучы штамп кына тора. Киләчәктә гаилә хәлегез, хәрби хезмәт, әле балаларыгыз турында да язулар өстәлер.

Паспорт алучыларга РФ Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, район хәрби комиссары Дмитрий Палаткин да теләкләрен җиткерделәр, Россия гражданлыгын раслаучы документны кадерлеп саклауларын теләделәр.

Россиядә паспорт тарихы XVIIнче гасырдан башлана, ул документ "опасная грамота" дип аталган. Петр I 1719нчы елда шул хакта Указ да чыгарган. 1906нчы елның 5 октябрендә, шәхеснең гражданлыгын раслаучы рәсми документ - "паспорт кенәгәсе" бирә башлыйлар. Хәзер безнең илдә паспорт 14 яшь тулгач бирелә, 20 һәм 45 яшьтә аны алмаштыралар.

-Безнең кызыбыз Эльза да паспортлы булды, бүгенге тантана - зур бәйрәм, - ди Туймәттән Диас Гатин. - Исән торсак, озакламый, 45 тулгач, үзем дә паспортымны алмаштырачакмын.

Гомумән, районда балигъ гражданнарга паспорт бирүне бәйрәмчә оештыру матур гадәткә әверелде. Мәшәкатьлерәк эш, әмма бүген 14 яшен тутырганнар бу көнне еллар үткәч тә кат-кат искә алырлар. Башка кайчан килерләр иде, бүген алар полиция бүлекчәсе музеенда да булдылар, мондагы бәһасез экспонатларны кызыксынып карадылар. Күбесенең әти-әнисе дә монда иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined паспорт Чирмпешән