Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әмирдә яңа мәктәп төзелә

Әмир авылында нык тузган, инде ремонт та ярдәм итмәячәк иске мәктәп янәшәсендә, балалар бакчасы, мәктәп һәм ФАПны үз эченә алган яңа бина төзеләчәк. Муниципаль район башлыгы Наил Зарипов тырышлыгы белән бу максатларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте 17 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлегә проект-смета документлары һәм бина өчен мәйдан әзерләнә. Киләсе...

Әмир авылында нык тузган, инде ремонт та ярдәм итмәячәк иске мәктәп янәшәсендә, балалар бакчасы, мәктәп һәм ФАПны үз эченә алган яңа бина төзеләчәк.

Муниципаль район башлыгы Наил Зарипов тырышлыгы белән бу максатларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте 17 миллион сум акча бүлеп биргән.
Әлегә проект-смета документлары һәм бина өчен мәйдан әзерләнә. Киләсе атнадан фундамент казу эшләренә тотынмакчылар. Төзү эшләрен Казан шәһәреннән "Техностройпром" җәмгыяте башкарачак. Барысы да алдан планлаганча барып чыкса, төзүчеләр яңа мәктәпне быел файдалануга тапшырырга да ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Амирово