Амирово тег белән яңалыклар
-
Әмиргә - Сабантуй бүләге
Әмирлеләр Мәктәп урамыннан аръякка, Байкал урамына яңа басмалардан гына йөриләр. Тимер, матур, чыдам, уңайлы, озын ике басманы Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Сургуттан ук ясатып кайттылар, урнаштырдылар да. Әлеге эшкуарлар туган авылларында берничә ел элек җиңел машиналар да үтеп йөрерлек бер басма - күпер ясатып куйганнар иде инде. Хәзер игелекле эшкуарлар...
-
Әмирдә туган балага – 100 мең сум
Себердә яшәүче якташларыбыз, эшмәкәрләр: бертуган Әгъләмовлар 2015нче елны Әмир авылында туган һәр балага 100 мең сум акча вәгьдә итәләр. -Билгеле, баланың әти - әнисенең авылда пропискада торуы һәм инде авылда яшәүләре дә шарт,- ди Миндар Әгъзам улы. Сүз уңаеннан, узган елны Әмир авылында биш бала туган. Автор фотолары.
-
Әмирдән Фатыйма апа комбайнда да эшләгән
Әмир авылында туып үскән, шунда тормышка чыгып биш бала тәрбияләп үстергән, бүген Чирмешәндәге улы Солтан, килене Рәшидә тәрбиясендә яшәүче Фатыйма әби Галимовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. -Шул гомер яшәрмен дип уйламаган идем, - ди юбиляр.- Яшүсмер чагымда урманга утын кисәргә алып киттеләр. Шунда бер көнне өстемә агач ауды. "Бу...
-
Әмирдә “Авыл көне“нә әзерләнәләр
Былтыргы кебек, быел да Әмирдә шундый бәйрәм оештырмакчылар. Ул Сабан туе рәвешендә, 2 август көнендә үтәчәк. "Авыл көне"нә Казаннан популяр җырчылар, биючеләр дә чакырулы.
-
Әмир мәктәбенең нигезен казыйлар
Бу авылда яңа мәктәп хәзерге клуб артында, иркен урында салыначак. Биредә нигез казый башладылар да. -Яңа бинада спорт заллы мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы да урнашачак, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - Һәркайсына, проектта каралганча, аерым ишектән керү-чыгу мөмкин булачак.
-
Тансык әби Әмир авылын сулы иткән
Безнең авылда исемнәре бик матур булган ике чишмә бар. Әби-бабайларыбыз аның берсен "Алачык", икенчесен "Тансык чишмәсе" дип атаган. Шушы су чыганакларының тарихы миңа кызыклы тоелды. Әйтик, Туймәт авылы ягындагы "Тансык"ның ничегрәк барлыкка килүе хакында мондый риваять яши. Имеш, кайчандыр Тансык исемле әби шул тирәдә кырда эшләп ял итәргә туктагач, бер...
-
Әмирдә яңа мәктәп төзелә
Әмир авылында нык тузган, инде ремонт та ярдәм итмәячәк иске мәктәп янәшәсендә, балалар бакчасы, мәктәп һәм ФАПны үз эченә алган яңа бина төзеләчәк. Муниципаль район башлыгы Наил Зарипов тырышлыгы белән бу максатларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте 17 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлегә проект-смета документлары һәм бина өчен мәйдан әзерләнә. Киләсе...
-
Никрутлар сөлге җыйды
Безнең авылда егетләр әлеге йоланы апрель аеның беренче шимбәсендә башкара. Инде дистәләрчә еллар шулай. Бу җаваплы мәшәкатьне аларга беркем кушмый, беркем йөкләми. Армиягә китәсе "никрутлар" сөлгеле, бүләкле колга белән авыл урамнарын җырлап узарга тиеш - "язылмаган закон" бу. Быел бәйрәмнең төп хуҗалары - Нияз Нуретдинов һәм Ранис Хафизовлар. Егермеләп егетне...
-
Әмирдә сөлге җыйдылар
Быел да бу авылда армиягә китү яшендәге егетләр, өлкәнрәк классларда укучылар өч урамны бер итеп, халык көйләрен җырлап, колгага байтак бүләк элделәр. Кызлар бәйрәмгә чигүле кулъяулыкларны кыштан ук әзерләп куйганнар. Уңыш зарланырлык түгел: дистәгә якын чигүле, әллә ничә дистә баш яулыклары, бер сөлгедән авырайган колганы күтәреп йөрүләре хакында егетләр еллар...