Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әккәрәйдә ачлык корбаннарына куелган һәйкәлне яңарттылар

Әккәрәйдә ачлык елларында гомерләре өзелгәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискны яңарттылар. Бу эшне башкарырга "Шушмаойл" җәмгыяте нык булышкан. 1921-1922нче елларда бу авылда ачлык аеруча зур зыян сала, 1922нең язында гына да 885 мәет җирлиләр (чагыштыру өчен: бүген Әккәрәйдә 753 кеше яши). Аларның урынын моннан 10 ел элек аерым билгеләп куйдылар. Инде 5...

Әккәрәйдә ачлык елларында гомерләре өзелгәннәр хөрмәтенә куелган һәйкәл-обелискны яңарттылар. Бу эшне башкарырга "Шушмаойл" җәмгыяте нык булышкан.

1921-1922нче елларда бу авылда ачлык аеруча зур зыян сала, 1922нең язында гына да 885 мәет җирлиләр (чагыштыру өчен: бүген Әккәрәйдә 753 кеше яши). Аларның урынын моннан 10 ел элек аерым билгеләп куйдылар. Инде 5 ноябрь көнне зиратта, дин әһелләрен дә чакырып, тагын бер чара үткәрделәр, ачлык корбаннарын искә алдылар.
Киләсе язда бу тирәне төзекләндерергә ниятлибез, - ди әлеге изге эштә башлап йөрүче Федор Ильич Трофимов. - Бер уңайдан нефтьчеләргә, һәйкәлгә язу эшләтүгә булышкан авылдашларга рәхмәт тә белдерәм. Татарларга хөрмәт йөзеннән, алар Әккәрәйдә чиркәү төзегәндә дә нык ярдәм иттеләр, текстларны русча, чувашча, татарча да яздырдык.
Анда мондый юллар бар:
Кем булсаң, кая барсаң да -
Син монда туктал!
Изге кабердәгеләрне
Чын йөрәктән искә ал!
Бүгенге чара һәйкәл түренә куяр өчен ясалган шушы гранит плитәне изгеләндерүдән башланды.
Олы буын ачлыкның ни икәнен яхшы белә. Үзең кичермичә, аны күз алдына китерү кыен, андыйны кичерергә дә язмасын, - диде Әккәрәй мәчете рухание Александр атакай. - Яшь буын үткән тарихны белергә тиеш.
Сүз уңаеннан, һәйкәл уртасына куелган зур тимер тәре - 1938нче елда Әккәрәй чиркәвеннән җил бәреп төшергән тәре. Аны саклаганнар, төзәткәннәр дә, бик кулай урын тапканнар.
Район башлыгы урыбасары Миләүшә Батыршина әйтүенчә, ачлык корбаннары өчен иң мөһиме - аларны онытмау. Ул чактагы югалтулар турында балаларга, оныкларга ешрак сөйлик. Авыл зиратында һәйкәл куйдыру мәшәкатьләрен үз өстенә алган Федор Ильич Трофимовка, аңа булышучыларга бик зур рәхмәт.
Кешелек ачлык һәм туклык аша да сыналадыр, - ди Чирмешәндәге мемориаль үзәк директоры Валентина Захарова. - Әккәрәйлеләргә хәтерне югалтмаулары киләчәккә көч биреп торыр.
...Киләсе елда биредә, Питрау бәйрәме тирәсендә тагын бер җыелмакчылар. Һәйкәл тирәсен матурларга, төп капкадан монда кадәр арада брусчаткадан сукмак салырга да планнары бар. Зиратта карт агачлар күп, аларны да кисәргә кирәк. Озакламый, 2022нче елда авылдашларының ачлыктан гомерләре өзелеп Әккәрәй зиратында җирләнүләренә 100 ел тула. Шатлыклы вакыйга түгел, әмма хәтерне яңарту, туган-тумачаны искә алу өчен бер форсат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әккәрәй авылы ачлык корбаннары