Кармышта яшәүче Хәбибуллиннарны шәһәр тормышы кызыктырмый
Ул бүген дә ерак юлга чыгып китәргә җыена: Чаллыда төяп, кирәкле йөкне Самарага илтәчәк. Аннары Краснодарга ук юнәлергә туры килер. Юлга ышанып кузгала Әмир Хәбибуллин - хатыны Наташа монда барын да тәртиптә тотачак.
-Ун ел инде шулай ил гизеп йөрим, - ди Әмир. -Чит илдә эшләнгән ДАВ белән кайларда гына...