Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Изге Троица”га гөмбәз куйдылар

Иске Котыш авылында төзелүче Изге Троица чиркәве гөмбәзле булды. Дин йортының нигезен кору эшләре сентябрь аенда гына башланган иде. - Менә нинди шатлыклы көннәрне күрергә насыйп булды. Әүвәл ышанып та бетмәгән идек бит. Бик тиздән пакъләнер, тәүбә итәрлек гыйбадәтханәгез булачак. Киләсе буыннар да безнең бу изге гамәлебезне искә алыр әле,-...

Иске Котыш авылында төзелүче Изге Троица чиркәве гөмбәзле булды.


Дин йортының нигезен кору эшләре сентябрь аенда гына башланган иде.

- Менә нинди шатлыклы көннәрне күрергә насыйп булды. Әүвәл ышанып та бетмәгән идек бит. Бик тиздән пакъләнер, тәүбә итәрлек гыйбадәтханәгез булачак. Киләсе буыннар да безнең бу изге гамәлебезне искә алыр әле,- диде чиркәү гөмбәзләрен изгеләндерү йоласын башкарырга килгән Түбән Кама округының благочинные Иоанн атакай.

Тарихка күз салсак, Иске Котыш авылында чиркәү хәзерге мәдәният йорты каршындарак, 1827нче елда төзелә. Ул бер гасырдан артык тирә-күрше авыл христианнарына да хезмәт итә, бу изге йорт бинасы совет чорының 1960нчы елларында җимерелә. Менә шушы гыйбадәтханә нигезләре янәшәсендә искекотышлылар яңа чиркәү бастырганнар. Эш бу елның сентябрь урталарында башлана. Димитровград шәһәрендә яшәүче якташыбыз, тумышы белән Красная Поляна авылыннан Николай Фадеев булачак йортның бурасын юлларга булыша. Озынлыгы - 15, киңлеге 5-6 метрлы нарат бураны тиз арада күтәреп тә куялар.

Осталар өч-дүрт ай эчендә аның идән-түшәмнәрен ясап, түбәсен зәңгәр калай белән каплаганнар. Инде бинага җылыту системасы сузарга, эчке яктан матурлау мәшәкатьләрен башкарырга кирәк. Иконостаска да заказ бирелгән.

Приход советы рәисе Георгий Шестов әйтүенчә, барлык эшләрне авыл халкы, якташлар ярдәмендә җиңдергәннәр.

- Бүгенге көнгә чиркәү төзелешенә якынча 900 мең сумлап акча тотылды. Күпләр булышты. Себердә яшәүче авылдашыбыз Николай Галкин, әйтик, изге эш өчен 250 мең сум акча күчерде. "Кади" җәмгыяте җитәкчелегенә дә рәхмәт - 120 мең сум күләмендә акчалата ярдәм иттеләр,- ди Георгий Иванович.

Ульяновкадан бертуган Прокофьевлар, Геннадий Давыдов та нык булышкан. Төзелеш эшләрен Александр Борисов җитәкләсә, Вячеслав Шохин, Михаил Доркаев, Владимир Чиркунов, Николай Таркаевлар да - эшләрне төп җигелеп тартучылардан.

- Авылыбызның ир-егетләренә зур рәхмәт: караңгыдан - караңгыга эшләделәр. Без дә акчалата ярдәм иттек, әле алда эш күп, тагын булышырбыз, - диде бәйрәмдә катнашкан пенсионер Александра Никифорова...

Изге Троица чиркәвенә куяр алдыннан, гөмбәзләр һәм тәреләр изгеләндерелде. Искекотышлылар аларны Ульяновск шәһәрендә ясаткан. Тутыкмый торган титан өслекле материалдан. Сары төсле, ялтырап торган гөмбәзләрнең зурысын кран ярдәмендә күтәреп куйдылар. Калган икесен язга урнаштырырга килешенде.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дин йорты Иске Котыш.