Иске Кади кырларында печән эскертләре күп
Һава торышына бәйле рәвештә, узган атналарда азык әзерләү темпы акрынайды. Хәер, кайберәүләр бу мөһим эшкә керешеп кенә килә. Инде берничә көн чалт аяз, үләннәрне киптерергә, җыярга мөмкинлек булды.
Әлегә "Чирмешән АГРО"да 245 тонна, ягъни план күләмендә печән запасы тупланган. "Авангард"та бу төр азык 550 тонна ук. Аларда күпьеллык үләннәрне дә...