Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әфганстан ярасы - меңнәр йөрәгендә

Район мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларны чакырып кунак иттеләр. Аларга өч дистә ел элек күргәннәрен кабат хәтерләрендә яңартырга җай чакты. Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 28 ел. Район күләмендәге бу чарага Ватанны саклаучылар үстерүче кадет мәктәп-интернаты ныклап әзерләнгән, кунакларга бөтен яктан осталыкларын күрсәттеләр. Әлки районының Базарлы...

Район мәдәният йортында сугышчы-интернационалистларны искә алу көнендә әфганчы якташларны чакырып кунак иттеләр. Аларга өч дистә ел элек күргәннәрен кабат хәтерләрендә яңартырга җай чакты. Быел совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына - 28 ел.


Район күләмендәге бу чарага Ватанны саклаучылар үстерүче кадет мәктәп-интернаты ныклап әзерләнгән, кунакларга бөтен яктан осталыкларын күрсәттеләр. Әлки районының Базарлы Матак авылыннан килгән "От Афгана до Чечни" төркеменең чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

Әфганстанда тугыз елдан артык дәвам иткән сугыш безнең республиканы да читләп узмый, анда 9 мең татарстанлы катнаша, 296 егетебез яу кырында һәлак була, 260сы гомерлеккә инвалид кала. Әле дә 546 татарстанлы сугышта алган яраларыннан сызланып яши, ә 220се алган яраларыннан һәм психик зыяннан тернәкләнә алмыйча, кайткач үлгән. 18 хәрбинең хатыны тол калган.

-Безнең районнан гына да әлеге сугышта 88 кеше катнашты, аннан цинк табутлар кайтмаса да, кызганыч, инде 20 әфганчыбыз арабызда юк, - ди Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. - Бер якташыбыз сугыш инвалиды, 11 райондашыбыз сугышчан орден-медальләр белән бүләкләнгән.

Утыз Имән егете Фоат Газизов та Әфганстанда сугышның иң кызу чагында, 1983-86 елларда була.

-Ике елдан артык хезмәт иттем, алмаш килмичә безне аннан чыгармадылар, - ди сугышны үз күзләре белән күргән якташыбыз. - Әфганстанга 40 кеше кергән идек, 17әү демобилизацияләндек, һәлак булучылар да, яраланучылар да күп иде. Күз алдында өч иптәшем һәлак булды, БТРда 6 кеше минага эләктек. Бәхеткә, минем уң кулым гына яраланды, пеште, госпитальдә дәваланганнан соң кабат сафка кайттым. Шуннан соң "Батырлык өчен" медале белән бүләкләделәр.

52 яшен тутырган Фоат абый әле дә хезмәттәшләре белән элемтәдә тора. Нагорный поселогыннан Николай Ермолаев белән аеруча еш очрашалар, Бәркәтәдән Равил Садриев белән дә элемтәләрне югалтмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined әфганчылар очрашу От афгана до Чечни