Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләрне кисәтәләр: онкологиягә шик туды икән– кичекмәстән табибка ашыгыгыз

Хәзер район үзәк больницасының онкология кабинетында яман чирле 487 авыру исәптә тора. Соңгы ике айда гына да шундый 15 кеше исәпкә алынган. Узган елда республика онкодиспансерына районнан 244 кеше җибәрелгән, аларның 66сы учетка куелган. Бер ел эчендә яман чир белән авырган 36 райондашыбыз дөнья куйды. Һәркемгә мәгълүм, халык өч елга...

Хәзер район үзәк больницасының онкология кабинетында яман чирле 487 авыру исәптә тора. Соңгы ике айда гына да шундый 15 кеше исәпкә алынган. Узган елда республика онкодиспансерына районнан 244 кеше җибәрелгән, аларның 66сы учетка куелган. Бер ел эчендә яман чир белән авырган 36 райондашыбыз дөнья куйды.


Һәркемгә мәгълүм, халык өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру уза. Үткән елда шушы тикшерүләрдән соң 63 кеше республика онкодиспансерына җибәрелде, шуларның 16сында яман чир тәгаенләнде. Шунычын әйтергә кирәк, безнең беренчел онкология кабинеты республика онкодиспансерының онкорегистрына тоташкан, ә бу - онкология белән авыруга, үз теләге буенча, билгеле бер көнне, яки сәгатькә, табибка язылырга мөмкинлек бирә. Диспансерлаштыру узган вакытта авырулар мәни бизе рагын ачыкларга, аналыктагы һәм калын эчәктәге шешләрне ачыкларга мөмкинлек бирүче бушлай анализлар тапшыралар, сөт бизе рагын ачыклау максатында мамография узалар. Диспансерлаштыру үтү һәм колоноскоп тикшерүе булгач, калын эчәктәге яман шешләрне ачыклау очраклары артты. Кызганыч, кайберәүләр үз сәламәтлекләренә бөтенләй битараф. Колоноскопия (эчәкләрне тикшерү) узганда кайбер авыруларда төрле шешләр ачыкланды, тик аларның дәваланырга, тикшеренергә тагын барасылары килми, аннан соң хәл тагын да катлаулана.

2017 ел эш нәтиҗәләре буенча Чирмешән үзәк больницасы онкокабинеты, яман чирдән үлүчеләр санын азайту, яман чирне башлангыч стадиядә ачыклау күрсәткечләре буенча республикада өченче урынга чыгып, Грамота белән бүләкләнде.

Сөт бизләрендәге шешкә шикләнелгән хатын-кызлар мамография тикшерүе узганнан соң гинекологка күренә, аннан соң сөт бизләренә УЗИ тикшерүе үтә. Кайбер хатын-кызларның, минем барысы да яхшы дип, гинекологка, тикшерү (смотровой) кабинетына кермәүләре бөтенләй аңлашылмый торган хәл. Ә бит нәкъ 45-50 яшьләрдән соң хатын-кызларда сөт бизләрендә һәм җенес әгъзаларында яман шеш үсеше күзәтелә. Мисал өчен, 60 яшьтән өлкән булган өч хатын-кыз җенес органнарындагы яман шешнең соңгы стадияләрендә генә ачыкланды: алар тикшерү кабинетында 5 елдан артык булмаганнар.

Онкология белән авыручыларны ачыклауда пациентлар да, медицина хезмәткәрләре дә сак булырга тиеш. Беренчел чиратта, авыруда яман шеш булу - булмавын ачыклау, аннан башка авыруларны дәвалау мөһим. Һәр кеше үзен-үзе дә тикшерергә тиеш: авыз куышлыгын, сөт бизләреннән калкын сыман (щитовидный) бизен капшап карарга тиеш. Тәндә шеш яки яра 3 атнадан артык бетми икән - медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ел саен флюорография узу, хатын-кызларга кимендә ике елга бер тапкыр смотровой кабинетта, ир-атларга сию белән бәйле проблемалар булса урологка мөрәҗәгать итү зарур.

Күмәкләшеп шулай тырышсак кына, без ракка каршы нәтиҗәле көрәшә алабыз.

Айрат Кашапов,

район үзәк больницасы табиб-онкологы.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы кичекмәстән табибка ашыгыгыз онкология шик туды икән Чирмешәнлеләрне кисәтәләр