Чирмешәнлеләрнең дә күбесе сайлауларда Владимир Путинга өстенлек биргәннәр
18 мартта узган Президент сайлауларында кабат Владимир Путинга ышаныч белдерделәр - ил халкының - сайлаучыларның 76,7 проценты (Татарстанда -82) аны яклап тавыш биргән. Президентлыкка башка кандидатларга бирелгән тавышлар түбәндәгечә: Павел Грудинин - 11,8 процент; Владимир Жириновский - 5,7 процент; Ксения Собчак - 1,67 процент; Григорий Явлинский - 1,04 процент; Борис...
18 мартта узган Президент сайлауларында кабат Владимир Путинга ышаныч белдерделәр - ил халкының - сайлаучыларның 76,7 проценты (Татарстанда -82) аны яклап тавыш биргән.
Президентлыкка башка кандидатларга бирелгән тавышлар түбәндәгечә:
Павел Грудинин - 11,8 процент;
Владимир Жириновский - 5,7 процент;
Ксения Собчак - 1,67 процент;
Григорий Явлинский - 1,04 процент;
Борис Титов - 0,76 процент;
Максим Сурайкин - 0,68 процент;
Сергей Бабурин - 0,67 процент.
Сайлауларда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 67 проценты катнашкан.
Безнең районда да сайлаулар тыныч һәм оешкан төстә узды, тавышлар болай бүленде (әлеге мәгълүматлар район территориаль сайлау комиссиясеннән алынды):
Владимир Путин (яклап - 13546 тавыш; 94,79 процент);
Павел Грудинин (476; 3,33 процент);
Владимир Жириновский (104; 0,73 процент);
Ксения Собчак (44; 0,31 процент);
Сергей Бабурин (27; 0,19 процент);
Григорий Явлинский (20; 0,14 процент);
Борис Титов (15; 0,10 процент);
Максим Сурайкин (11, 0,08 процент).
Сайлауларда исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 98,17 проценты, ягъни 14 мең 391 сайлаучы катнашкан.
Район үзәгенең Элемтәчеләр урамында яшәүче Илшат һәм Гөлназ Гайсиннар сайлаудан кечкенә генә символик бүләк тә алып киттеләр. Сайлау комиссиясе рәисе Айрат Гыйниятуллин иң беренче сайлаучыларга дип, аларга бизәкле кружка бүләк итте.
Әмир авылында Җиһаншиннар гаиләләре белән тавыш бирделәр.
Якшәмбе көнне алар бөтенесе бергә җыелышып, дус, тату, зур гаилә булып, оныклары белән бергә, Әмир сайлау участогына юл тоттылар.
Нурсинә һәм Илдус Җиһаншиннар өч бала үстергәннәр, бүген инде аларның үз гаиләләре бар, үзләре балалар үстерә.
-Безнең өчен бу бер бәйрәм инде, - ди гаилә башлыгы Илдус абый. -Катнашырга кирәк, чөнки илебезнең Президентын сайлыйбыз, димәк киләчәгебезне сайлыйбыз.
Чирмешәндә яшәүче Илназ Галләмовка әле гыйнвар ахырында гына 18 яшь тулган. Ул үзенең Президент сайлауларында катнаша алуына бик шат. Якташыбыз бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Илназ илебезнең киләчәгенә битараф түгел, Президентлыкка кандидатларның чыгышлары белән танышып барган һәм кем өчен тавыш бирәчәген кат-кат уйлаган.
-Бүген һәркемнең тавышы мөһим роль уйный. Бу илнең язмышын һәм безнең киләчәкне хәл итә торган көн, - ди Илназ. -Мин быел 11 класста укыйм, алда зур сынаулар көтә. Шуңа мәгариф өлкәсендә, бердәм дәүләт имтиханнарында үзгәрешләр булуына өметләнәм. Уку йортларында уку тулысынча түләүсез булмаса да, бюджет урыннарын арттырсыннар иде. Мин илебезне тыныч юлдан алып барачагына өмет уяткан кандидатка тавыш бирдем. Сугышлар, кан коюлар булмасын, тыныч, дус, тату яшик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев